16+

Әле егет чагы!..

Без аның белән моннан 15 еллар элек Казан дәүләт университеты диварларында очраштык. Икебезнең дә кандидатлык минимумы имтиханнарын тапшырып йөрүебез икән. Ул – юрфакны, мин журфакны тәмамлаган булсак та, язмыш безне психология факультетында кавыштырды.

Әле егет чагы!..

Без аның белән моннан 15 еллар элек Казан дәүләт университеты диварларында очраштык. Икебезнең дә кандидатлык минимумы имтиханнарын тапшырып йөрүебез икән. Ул – юрфакны, мин журфакны тәмамлаган булсак та, язмыш безне психология факультетында кавыштырды.

Беренче көннән үк мин аның саф татарча матур итеп сөйләшүенә хәйран калдым. Шундый җитди, кырыс һөнәр иясенең шулкадәр шук-шаян, җор күңелле әңгәмәдәш булуы сокландырды. Шушы сыйфатлары ихлас дуслыгыбызга да нигез салды кебек.

Үзенең төп эшен дә менә дигән итеп башкарды  Фәнис дус, фәнгә дә фидакарьләрчә бирелде. Беркайчан да исем өчен, исәп-сан өчен дип эш­ләмәде. Россия һәм Татарстан мәмләкәтләре тарафыннан тапшырылган бик күп орден-медальләр, Мактау кәгазьлә­ре, Рәхмәт хатлары­ның беренче юл башында ук аның үз эшенә тугрылык һәм югары һөнәри осталык кебек сыйфатлары ассызык­лап үтелә.

Фәнис Сәхибетдин улы түгәрәк гомер бәйрәмен әнә шундый күркәм эшләр, зур җиңүләр белән каршылый. Хокук сакчысы һөнәренә мәхәббәтне ул үз гаиләсендә генә түгел, ә барлык туган-тумачалары, килен-кодача­лары, хәтта аларның оныкларында да тәрбияли алды. Яраткан гомер юлдашы Равилә  ханым  да – юрист, нотариус. Икәү бергә табып-үстергән бөркет кебек өч уллары да әти-әни һөнәрен сайладылар. Фәнис ягыннан да, Равилә ягыннан да бергә кушып санасаң, хокук белгеч­ләренең саны ике дистәгә җитә. Араларында атказанган юристлар да шактый. Мусиннарны хокук белгечләре династиясе башлыгы дип әйтергә дә тулы нигез бар, димәк!

Ошбу тантана хуҗасының бөтен тормыш юлы турында җентекләп сөйли башласаң, роман сүзләре дә җитмәс кебек. Шуңа күрә калган фикер­ләремне шигъри юллар белән түгәрәклисе килә. Башта эле­грәк язылганнарын искә төше­реп үтү дә ярап куяр:
Хакимнәр рәисенә

Алтын көзләр алып килде
Синдәй алтын егетне.
Инсафлы вә мәрхәмәтле –
Фәрештәләр кебекне!

...Кырык яшендә егеткә
Аң керә икән , диләр.
Илле яшендә егеткә
Дан килә икән, диләр...

Бүген 50не тутырган
Даннар иясе ул – Син!
Республиканың атказанган
Юристы Фәнис Мусин!

Өч бөркетең гаиләңә
Сөенеч өстәп торсын.
Равиләңне кинәндереп,
Оныклар үсә торсын.

Һәрчак шулай кешелекле,
Галим, зыялы бул Син.
Шатлык-куанычлар белән
Яшәргә насыйп булсын!
Гаделлек көрәшчесе син,
Кануннар сакчысы син.
Хакимнәрнең рәисе,
Афәрин, Фәнис Мусин!
(09.2009.)  

Дустыңның нинди икәнен ныграк беләсең килсә, аның туган җирен барып күр, дигән­нәр. Ә Фәнис – Татарста­ны­бызның иң матур төбәкләр­еннән берсе булган Балык Бистәсеннән. Минем тагын шактый дусларым, каләм­дәш­­ләрем бар әле шул төбәктән. Шуңа күрә Фәнис Сә­хи­бетдин улына багышлап әйтелгән бүген­ге мактау сүзлә­ребез Балыклы бөркетлә­ренең барчасына да мәдхия булып ирешсен иде.
Балыклы егетләренә

Әшнәк, Бүкәш, Юлсыбидән,
Солтаннан вә Тулыштан... –
Барыгыз да акыллылар,
Талантлылар тумыштан.
Галим, әдип, хөкемдарлар,
Артист, җырчы булдыгыз.
Чулман таңнарыдай якты,
Нурлы тормыш юлыгыз.
Килькинград диеп шаяртып,
Әйтәләр сезнең якны.
Әмма мактап туялмаслык
Сезнең батыр халыкны!

Тусагыз да Балыклыда,
Вак балык булмадыгыз.
Бөтен илгә танылдыгыз,
Вак халык булмадыгыз!

Айрат, Әхәт, Равилләр дә,
Рөстәм, Рәкыйп, Илһамнар...
Һәммәсе дә шаян, зирәк,
Балыклыда туганнар.

Югары Ыргыда туган
Хөкемдар дустыбыз да.
Тәбрик-мактаулар яудырыйк
Аңа без барыбыз да!

Дускай, яшьлек нигә кыска,
Дип борчылма, каушама.
Синдәй ир-егетләргә бит
Ходай биргән ташлама:
Сездә ич ул чын егет чак
Алтмыштан соң башлана!


Хөсәен ВӘЛИ-ӘХМӘТ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading