Черников аңлатканча, яңа тәртип кертелсә, автоинспекция автобусларга һәм таксиларга техник карау үткәрүгә күбрәк игътибар бирә алачак. Гамәлдәге закон буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре техник карау уздыруда катнашырга тиеш.
— Техник төзексезлекләр пассажирлар йөртүдә һәм йөкләр ташуда хезмәт күрсәткәндә аварияләр килеп чыгуга сәбәпче була, - ди Россиянең баш автоинспекторы.
Дума депутаты хуплаган
Россия Федерациясе Дәүләт Думасының транспорт һәм төзелеш буенча комитеты әгъзасы Александр Васильев шәхси җиңел автомобильләргә техник карауны ирекле итеп калдыру идеясен хуплаган. Аның сүзләренә караганда, мәҗбүри техник карау узу пенсионерларның мөмкинлекләрен чикли. — Зур яшьтәге машиналар бер вакытта да техник карау таләпләре аша уза алмый. Пенсия яшендәгеләр исә, яңа машина сатып ала алмый. Мәҗбүри техник карау алар өчен үзләренең машиналарында дачаларына барып җитә алмау дигән сүз, - дип, өлкәннәрне кайгыртып, үз фикерен әйткән ул.
Депутат Васильев уйлавынча, юлларда хәрәкәт иминлегенә күбрәк урта яшьтәге автопарк йогынты ясый. — Яңа машиналарда 6 иминлек мендәре эшләп китә, ә берәү генә түгел. Яңа машиналарның туктату механизмнары да яхшырак. Дәүләт яңа машиналар сатып алуга һәм автозаводларга ярдәм программасын үстерегә тиеш,- дип саный Александр Васильев.
ОСАГО + диагностика
ОСАГО полисы алганда транспорт чарасының дәүләт техник карау узганлыгын раслаучы диагностика картасы булу мәҗбүри. Шушы таләп автоһәвәскәрләрне техник карау узуга этәрәчәк, дип уйлый кайбер белгечләр. Ләкин, монысы да икеле-микеле мәсьәлә. Россия Эчке эшләр министрлыгы ОСАГО полисының һәм диагностика картасының бер-берсенә бәйлелеген бетерү буенча да башлангыч белән чыккан. Бу проект Дәүләт Думасы каравына куелган инде. Тәкъдим кабул ителсә, ОСАГО полисын диагностика картасыз да алып булачак.
Комментарийлар