16+

Үлем үкенечсез булмый... (Рафаэль Сальмушев вафаты илә)

Үлем үкенечсез булмый. Быел бик күп үкенергә туры килде. Югалтулар артык күп булды шул. Әле менә узган шимбә көнендә тагын бер тапкыр бөтен татар матбугаты белән бергәләп «Эх...!» дип уфтанып, үкенеп куйдык. Танылган журналист, тынгысыз җанлы аксакал, җәмәгать эшлеклесе Рафаэль ага Сальмушев та фани дөньяны бакыйлыкка алмаштырган. 

Бик күпләргә, яшәү кадерен белмәүче яшьләргә матур үрнәк иде ул. Мәдәният министрлыгы эшләргә тиеш эшне берүзе ничә еллар башкарды. Халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган шәхесләребез артистларыбызга үзенең китаплары белән белән һәйкәл куйды. Исемнәрен мәңгеләштерде. Танылган җырчы Зиннур Нурмөхәммәтовка багышлынгын китабына миннән дә куштырып шигырь яздырды. Алай язарга яратмасам да, олы башын кече итеп килгән аксакалның сүзен тыңламый булдыра алмадым. Моңлы җырчының тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп шигырь яздым. Ул китапка керде.

Быел көз матур итеп, дуслары туаннары белән бергәләп үзенең гомер бәйрәмен 85 яшьлеген уздырды. Без дә аны газетабыз аша котладык. Озын гомер, сәламәтлек теләдек. Эх,теләкләрнең барысы да кабул булса иде икән ул! Эшлисе эшләре күп калды аның бу якты дөньяда тыныгысыз җанлы аксакалыбызның. Әзәл Яһүдин турында да шундый китап чыгарырга әзерләнеп йөргәнен дә беләм. Өлгерә алмый калгандыр инде. Бик кызганыч. Белмим, тагын кем бу темага алынып, милли мәдәният һәм сәнгатебезнең еллар тузанына күмелеп бара торган асылташларын барлар икән?! Ул бит аларның үзләрен күреп белгән, алар белән яхшы аралашкан могикан иде.

Эх, редакциябезгә энҗе кебек тезелеп торган кулъязмалар да бүтән килмәс инде. Ә бит аларның читенә матур чәчәкләр дә ябыштыра иде ул. Аларны күргәч, ирексездән елмаясы килә иде.

Тагын укырга: "Инде менә үзе турында да яздык": Рафаэль Сальмушевка - 85 яшь!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading