Күптән түгел, элек Ленин башы төшерелгән значоклар тагып йөргән абый-апалар, Казанда комсомол оешмасының бер гасырлык тарихына багышланган бәйрәм чарасына җыелды. Хәтта чара да Ленин исемендәге мәдәният йортында узу ниндидер мәгънә төсмере өстәде сыман.
...Мәдәният йортына килеп керүгә, бәйрәмчә музыка уйный. Кунакларны яшь «комсомоллар» каршы ала. Гәрчә алар да, минем кебек үк, комсомол оешмасы хакында китаплардан, интернеттан гына укып белсә дә. Бар да бәйрәмчә киенгән. Элеккеге комсомолларның күкрәкләрендә значоклар. Бер мизгелгә генә 50 ел элек булган чорга кайткан кебек буласың. Тик залда барысы да өлкән яшьтәгеләр булу гына чынбарлыкка кайтара.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та шаяртып, атлап түгел, ә йөгереп барып комсомол төзелешенә язылырга барасы килеп китте, ди.
– Бу безнең республика, үзебезнең шәхси тормышыбызда булган бик зур вакыйга. Сезнең барыгызны да күрүемә бик шатмын, – дип министр республика җитәкчелегенең бүләкләрен дә тапшырды.
Бәйрәм яшьләрнең комсомолга багышланган җыр-биюләре, өлкәннәрнең чыгышлары белән үрелеп барды.
Партиягә керү теләге комсомол иткән
Тумышы белән Әтнә районы, Ары авылыннан булган Фәрит ага Галиевның әтисе мәктәптә директор булып эшли. Әмма комсомолга ул моның өчен генә керми. Максаты – башкалардан калышмау, бар яктан да үрнәк булу.
– Үзебезне комсомоллар дип горурланып йөри идек. Чөнки комсомол бар яктан да үрнәк булды. «2ле»гә укучыларны, тәртип бозучыларны комсомолга алмадылар. Тәртип бозучыларны комсомолдан куган очраклар да булды. Комсомолга эләгү өчен, Владимир Ленин эшләрен өйрәндек, рефератлар яза идек. Коммунизм төзибез дип яшәдек. Күңелле иде тормышлар, – дип искә ала Фәрит әфәнде.
– Хәзер комсомол партиясе яшәсә, элекккеге тәртипләр сакланса, бер дә начар булмас иде. Яшьләр үзләрендә җаваплылык тоеп яши иде ул вакытта. Тәртип, дисциплина бар иде. Заводлар төзедек, шахталарда эшләдек, – дип искә ала ул чорларны Рубис Галиев. – Коммунистлар партиясенә барысы да керергә омтылды. Иң алдынгы, белемле кешеләр, җитәкчеләр – барысы да партияле иде. Без дә шуңа омтылып яшәдек. Кызганыч, бар да юкка чыкты.
Идеология хәзер дә бармы?
Беренче тапкыр Мәскәүгә яз башында, 8 Март бәйрәмендәге ялларда бардым. Бик салкын, җепшек кар явып торган көн иде. Кызыл Мәйданга килгәндә сибәли башлаган җепшек кар ярты сәгатьтән тагын да көчәйде. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, мавзолейга керергә теләгәндә генә, Ленин бабайның «өенә» керүне туктатканнар. Шуңа да шактый гына чират җыелды. Кытайдан килгән туристлар аеруча күп иде. Ике сәгатьләп басып торганнан соң керттеләр безне дә. (Аны икенче юлы килгәндә кереп карасаң нәрсә булгандыр инде?!). Әй карыйлар кытайлар Ленинны, бер алдына, бер артына чыгалар. Фотога төшерергә ярыймы-юкмы икәнен хәзер хәтерләмим, әмма һәр турист та озак итеп карап торуын, Ленинның һәр сырын тикшерүе истә калган.
Комментарийлар