16+

Әлфия Авзалова «Гиннес»ка керергә тиешме?

Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылу тантанасы иртәнге унга билгеләнгән иде. Әмма халык ул җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратына берәр сәгать алдан ук агыла башлады.

Әлфия Авзалова «Гиннес»ка керергә тиешме?

Әлфия Авзаловага һәйкәл ачылу тантанасы иртәнге унга билгеләнгән иде. Әмма халык ул җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратына берәр сәгать алдан ук агыла башлады.

Араларында танылган артистлар, җырчылар, язучылар, театр әһелләре, артистның туганнары-дуслары гына түгел, якташлары һәм тугры тамашачысы да шактый иде.

Кайберәүләр автобуслар белән килде, хәтта такси яллап килүчеләр дә күренде. Инде рәсми чыгышлар, һәйкәл ачу тантанасы тәмамланганнан соң да, кулларына чәчәкләр тотып  Авзалова каберенә таба атлаучылар табылды. Җырчы өчен моннан да зур бәя, моннан да олырак бәхет булырга да мөмкин түгелдер...
...Әнә ул, муенына айлы чылбыр таккан,  бөдрә чәчләрен таратып, матурлап тарап куйган. Нечкә билле, бәләкәй генә буйлы ханымның йөзендә елмаю. Ә кулында гомер буе төшмәгән микрофоны. Үзе дә алтынга тиң шәхескә бүген алтынсу төсле һәйкәл ачылды.
Җырчының кызы Зөлфия ханым сүзләренчә, һәйкәлне әнисе кулларын җәеп (хәтерлисезме, җырлаганда Әлфия Авзалова гел очарга талпына торган кош сыман, колачын җәеп җырлый иде – авт). ясатуларын теләгән булган.

“Без скульптураны бераз үзгәртергә булдык. Үзенә чакырып тора торган булмасын, дидек”, - ди. Бюстны урнаштыру эшләре дә, ясау да шактый көч һәм вакыт алган.
-Кичә кичке сәгать җиде тула. Инде зиратта кап-караңгы, бер нәрсә күренми. Машинаны кертеп, шуның фаралары яктысы астында эшләп, чистартасы урыннарны чистартып бетерергә туры килде. Сынчыдан да сорадым кичә, мин инде хәзер күпне беләм, мине ярдәмче итеп аласыңмы, мин әйтәм.

“Сезнеме? Сезне юуу-у-ук!” диде. Ялыктырып бетергәнмендер инде үзен, - ди Зөлфия Авзалова.
Сүз уңаеннан, Авзалованың каберенә куелган һәйкәлнең авторы – Фәнил Вәлиуллин. Ул Сарманда Илһам Шакировка куелган бюстны да ясаган яшь һәм сәләтле сынчы.
Һәйкәл ачу тантанасы мәрхүмә рухына хәзрәт һәм тантанага килүчеләр тарафыннан дога кылу белән башланып китте.
-Бүген ул безнең арабызда юк, ләкин ул безнең каршыбызда. Аның хезмәте безнең милләтебездә. Хәзер дә ул безне сөендереп тора. Арабызда булмаса да, бүген дә ул бөтенебезне җыеп китерде. Аның сәнгатен, аның җырларын яратучылар килде, - диде дин әһеле.
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов билгеләп үткәнчә, Әлфия Авзалова бөтен дөнья җыр фонотексын баетырлык, милли музыка калдырып киткән җырчыларның берсе. Аның көнкүреше, гаиләсе хакында азмы-күпме халык белсә дә, аны музыка белгечләре, галимнәр өйрәнергә тиеш, ди Фердинанд әфәнде.
Язучы һәм драматург, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла да Авзалова кадәр җырчыны “Гинессның рекордлар китабы”на кертү кирәк, дип саный.
-Физик үлү – ул иҗаты үлгән кеше өчен үлү түгел. Ул моң аша яши, моң аша халыкны яшәтә. Алтмыш ел сәхнәдә төшмәгән Әлфия Авзалова ничек бәяләнергә тиеш?

Җырчының гомере 10-20 ел. “Шәлдер-белдерләрнеке” 5 ел. Ә Илһам белән Әлфиянең җыры мәңгелек. Аның шәхесе “Гиннес”ка керергә тиешме? Ә аны кем әзерләргә тиеш? Без әзерләргә тиеш! Чөнки ул халыкара мәшһүрлек!Үзебезне күтәрә белмибез, - ди Рабит Батулла. Шулай ук язучы Илһам Шакиров белән Әлфия Авзаловага зур музей төзергә кирәк булуын да билгеләп узды.
Сүз уңаеннан, Әлфия Авзалованың туган ягы Актаныш районында музей булдыру буенча эш башланган инде. Районда аның исемендәге җыр конкурсы үткәрелә, Актаныш үзәгендәге урамга да җырчы исеме бирелгән.  Моннан тыш, район үзәгендә җырчыга һәйкәл ачылачак.
Соңгы елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ветеран артистлар өчен зур эшләр башкара.

Аларның иҗатын яңарту, төрле формадагы ярдәм күрсәтү, алар хөрмәтенә бәйрәмнәр үткәрү белән шөгыльләнә. Бүген дә филармония ветераннары, директорлары Кадыйм Нуруллин белән берлектә, зур бер автобуска төялеп килгән иде. Аларның күбесе Әлфия Авзалова белән бергә эшләгән, бер сәхнәдә чыгыш ясаган.
“Әлфия апаны мин герой дип атар идем. Без мәктәптә укыганда герой исеме Бөек Ватан сугышы чоры кешеләренә бирелә иде. Бүген герой сүзне шундый зур шәхесләргә кулланырга мөмкин”, - дип җырчының иҗатына бәя бирде Кадыйм Нуруллин. Мөгаен, ул чорда иҗат иткән, салкын клубларда чыгышлар ясаган һәр артистка бу исемне бирү артык булмастыр...

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading