16+

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия: «Әнине яныбызда итеп тоям»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концерты узды.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия: «Әнине яныбызда итеп тоям»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концерты узды.

Алып баручылар – Замирә Рәҗәпова һәм Ришат Әхмәдуллин алдан ук кисәтеп куюларынча, әлеге кичә сагышлы, тамашачыларны елатып утырта торган гына булмады. Ул моңландырды да, елмайтты, истәлекләрне дә барлады.

 Артистлар арасында Әлфия Авзалованың чын яше турындагы сүзләр еш ишетелә иде. Легендар җырчыны һәрвакыт зурлаган һәм хөрмәт иткән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов әлеге концертта исә “моң патшабикәсе”нең «сер»ен чиште.
– Әлфия апаның 85 яше, тик бу – Кытай календаре буенча гына. Аның чын яшен мин һәм кызы Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз – әйтербез. Әгәр киләсе елга Әлфия апаның 90 еллыгын уздырсак, аптырамассыз. Сез белгәне – 85. Без белгәне – 89, – диде.  


   
Салаваттан тыш, концертта эстрадабызның популяр җырчылары Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров һәм Раяз Фасыйхов, Асылъяр, Чулпан Йосыпова, Сиринә Зәйнетдинова, “Артур-Марат” дуэты һәм өметле, талантлы яшь башкаручылар – Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиев, Энҗе Шәйморзина, Илгиз Мөхетдинов һәм башкалар чыгыш ясады.  Кичәдә шулай ук күренекле шәхесләр Әлфия Авзалова турындагы матур истәлекләре белән уртаклашкан видеозмалар да зур экраннарда күрсәтелде. Мәсәлән, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина бөек җырчы турында менә нәрсә диде.

– Әлфия апа җырчы гына түгел, ул актриса да иде. Чөнки ул концертта төрле булган хәлләр, мәзәкләр сөйләп, безне көлдереп, күңелләрне күтәрә иде. Әлфия апа минем өчен Татарстаныбызның, эстраданың символы. Аның үз-үзен тотышы, оптимизмына сокланырлык иде. Хәзер: «Эстрада нинди булырга тиеш. Аны ничек үзгәртик?», – диләр. Үзгәртергә кирәкми. Шундый зур шәхесләрнең репертуарын, аның сәнгатен өйрәнергә кирәк. Бу яшьләр өчен зур мәктәп.

Кичәдә Татарстанның беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе  Минтимер Шәймиев үзе булмаса да, видеоязма аша Әлфия апа турындагы матур сүзләрен җиткерде.

– Әлфия Авзалова – татар халкының лаеклы кызы. Бездән аның исемен мәңләштерерлек итеп гамәл кылу сорала. Мин аңа якын итеп Әлфия дип эндәшә идем. Аның тормыш юлын күзалласак, ирексездән, бөек Тукаебызның шигырь юллары искә төшә.

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим,
Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

Безнең киң күңелле милләтебезнең олы җанлы кешеләре үз вакытында аңа белем алырга, үсәргә ярдәм иттеләр. Зур рәхмәт барысына да. Иң мөһиме, әлбәттә, Әлфиянең үз таланты, тырышлыгы, кыюлыгы, чаялыгы, барлык каршылыкларны җиңеп баручы иҗади омтылышы. Ул үзенең дәртле, моңлы җырлары белән Җир йөзенә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерде. Җырның тәмен, кадерен белеп, үз йөрәге аша җиткерә ала иде. Татар халкы аңа мең рәхмәтле булачак. Бүген Әлфиягә багышланган сүзләребез аның рухына дога булып барып ирешсен иде, – диде ул.  

Кичәдә Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин да бар иде. Шулай ук Әлфия Авзалованың якын дуслары, музыкантлар Сания һәм Кәрим Габидуллиннар, җырчы белән озак еллар бергә эшләгән баянчы Кирам Сатиев та килгән иде.  

– Әлфия апа сәхнәгә чыгар алдыннан бик дулкынлана, борчыла иде. Әгәр бүген сәхнәгә чыгарга әзерләнсә, мин аңа: «Концертка сине яраткан тамашачы гына килде. Син борчылма», – дип әйтер идем. Ул ихластан: “Шулаймы?” – дип сорар иде. Гадәттә, гел шулай була иде, – диде Сания ханым безгә. – Бүгенге концерттан да ул бик канәгать калган булыр иде. Барысын да бик яратып, “тәмле” итеп карап утырыр иде. Концертта аның яраткан бөтен җырлары да яңгырады. Без бергә утырганда ул еш кына “Кыз бала” һәм “Тәнәкәй”не башкара иде.

Әлбәттә инде, әлеге җылы, матур тамашага «моң патшабикәсене»нең гаиләсе – кызлары Гүзәл һәм Зөлфия, оныклары да килгән иде.

– Бүгенге концертны мин елап та, елмаеп та, көлеп тә карап утырдым. Күңелгә үтеп керә торган булды. Оештыручылары яхшы булса да, әнисез үткән концерт икәнлеге сизелде. Шулай да мин әнине үзебезнең янда итеп тоям. Ул үзенең җырларын җырлауларына сөенәдер. Миңа калса, яшь буын барыбер шушы җырларга, миллилеккә кайтачак әле, – диде Зөлфия ханым “Шәһри Казан” хәбәрчесенә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миңә концерт бик оҡшаны ,ҙур рәхмәт барыһынала .

    Мөһим

    loading