16+

Әлфия Хәбибуллина Луганскига бара: "Тәкъдиремә ышанам"

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина Луганск Халык Республикасына юл тотачак. Исегездә булса, быел җәй көне Әлфия ханым җырчы Азат Тимершәех белән бергә Луганскиның Алчевск шәһәрендә узган Сабан туенда катнашкан иде.

“Быел Луганск Халык Республикасында беренче тапкыр Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкләр. Анда бик күп шәһәрләрдән кунаклар көтелә. Җирле татар җәмгыяте бу чарага мине чакырып, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать иткән. Бу юлы без анда Татарстанның халык артисты Илсур Сафин белән барачакбыз. Ә инде икенче көнне Алчевск шәһәрендә концерт программасы куячакбыз”, - диде Әлфия.

Әлфия Хәбибуллина Балык Бистәсе районының Корноухово авылында урнашкан Картлар йортында еш кына хәйрия чаралары оештыра. “Чираттагы баруымда анда яшәүчеләргә тиздән Луганскига барачагымны әйткән идем. Алар шуны истә тотып, Луганскида яшәүче балаларга бияләй, оекбаш, җылы киемнәр теккәннәр”, - ди ул.

Әлфиядән “Луганскига барырга курыкмыйсыңмы?” дип сорадым. “Юк, курыкмыйм. Мин тәкъдир дигән әйбергә ышанам. Әгәр пулядан үләчәксең дип маңгаема язылган икән, ул пуля мине Казанда да табачак”, - ди Әлфия.

Әлфия Хәбибуллина белән Илсур Сафин бүген кич юлга кузгала. Башта алар поезд белән Мәскәүгә барачак. Аннан 18 сәгать автобуста хәрәкәт итәчәк. Уңышлы, имин сәфәрләр телибез! Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле юллар! Исән- сау йөрегез!

    Мөһим

    loading