16+

Лидер укытучыларны кайда «үстерәләр»?

Казан шәһәренең 2нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәитов Россиядә иң яхшы биш укытучы исемлегенә кергән. Бу хакта Чечняның Грозный шәһәрендә билгеле булды.

Лидер укытучыларны кайда «үстерәләр»?

Казан шәһәренең 2нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәитов Россиядә иң яхшы биш укытучы исемлегенә кергән. Бу хакта Чечняның Грозный шәһәрендә билгеле булды.

Конкурс ун көн дәвам иткән һәм анда илнең төрле төбәкләреннән 85 укытучы көч сынашкан.

Беренче бишлеккә Казан укытучысыннан тыш, Волгоград өлкәсе, Санкт-Петербург каласы, Мәскәү өлкәсе һәм Саратов өлкәсе мөгаллимнәре эләккән.

Россия күләмендә бәйгедә җиңәрлек укытучы нинди булырга тиеш? Бу сорау белән без Наил Мирсәитов белем бирә торган лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасары Радик Нәкыйповка мөрәҗәгать иттек.
– Беренчедән, Наил инглиз телен тирәнтен белә. Ул Мәскәүдә белем алып кайтты. Уку йортын тәмамлаганнан соң да безнең лицейга укытырга килде. Инглиз телен яхшы белүе аңа дөнья күләмендә белем алып, ул белемнәрне укучыларга да җиткерергә ярдәм итә. Икенчедән, ул бик креатив. Безнең заманда хәзерге балаларга белем биргәндә, бу аеруча да кирәкле сыйфат. Кайбер дәресләргә төрле һөнәр ияләренең костюмнарын киеп, дәресләрне шулай да аңлата, – ди Радик әфәнде.
Наил Мирсәитов моңа кадәр «Татарстанның ел укытучысы» исеменә лаек булган иде. Шул ук мәгариф учреждениесендә математикадан белем бирүче Алмаз Хәмидуллин да 2017 елда Россия күләмендә уздырылган конкурста беренче бишлеккә эләккән булган.

– Мондый коллективтагы укытучылар белән эшләгәндә, аларга тиңләшергә омтыласың. Бәйгедә үз көчемне сынап карарга миңа ул тәкъдим итте һәм мин ризалаштым, – дигән иде бер интервьюда Наил Мирсәитов.
Укытучы булырга ул мәктәптә үк карар кылган. Үзе дә шул ук лицейны тәмамлаган. Аның Мәскәүдә калу мөмкинлеге дә була, әмма ул Казанга кайтып, укытучы карьерасын башларга карар кыла һәм менә алты ел инде шул юнәлештә эшли.

– Ул бик көләч йөзле. Кәефе начар булса да яисә берәр нинди мәшәкате туса да, аны башкаларга күрсәтми. Йөзендә һәрвакыт елмаю булыр. Шуңа күрә укучылар да аңа тартыла, ярата һәм хөрмәт итә, – дип бәяләде хезмәттәшен Радик Нәкыйпов.

Лилия МИНСАФИНА

Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading