16+

Лифтта йөрмәгез, куркыныч!

Күп кеше җыела торган ябык урында коронавирус кына түгел, ә һава-тамчы инфекцияләре йоктыру куркынычы бар.

Күп кеше җыела торган ябык урында коронавирус кына түгел, ә һава-тамчы инфекцияләре йоктыру куркынычы бар.

Күпкатлы торак йортларда лифттан баш тартып, баскычтан җәяү йөрергә киңәш ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Барлык торак компанияләр дә объектларны дезинфекцияләргә тиеш. Без аны контрольдә тотабыз. Лифтта да башка урыннардагы кебек таләпләр куела. Алар — битлек кию һәм ябык урында мөмкин кадәр азрак булу. Әгәр күпкатлы йортта баскычтан җәяү йөрү мөмкинлеге бар икән, лифттан кулланмаска киңәш ителә», — диде Любовь Авдонина.

Күп кеше җыела торган ябык урында коронавирус кына түгел, ә һава-тамчы инфекцияләре йоктыру куркынычы бар, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading