16+

Лилия Галимова: «Гран-при яулаган студентка дөньяның теләсә кайсы илендәге югары уку йортында белем алу хокукы бирелә»

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов 25 гыйн­варда Татарстан Республикасының «Ел студенты-2019» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаша.

Лилия Галимова: «Гран-при яулаган студентка  дөньяның теләсә кайсы илендәге югары уку йортында белем алу хокукы бирелә»

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов 25 гыйн­варда Татарстан Республикасының «Ел студенты-2019» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаша.

– Татарстан Президенты грантына бәйге Президент башлангычында 2011 елдан бирле оештырыла. Узган ел республиканың алты шәһәрендәге 25 югары уку йортыннан 301 гариза керде, 18 номинациядәге эш сайлап алынды. Гран-при яулаган студентка Татарстан бюджеты хисабыннан дөньяның теләсә кайсы илендәге югары уку йортында белем алу хокукы бирелә, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Лилия Галимова ­сөйләгәнчә, Давос­тагы Халыкара икътисади форум кысаларында, Президент Рөс­тәм Миңнеханов «Тотал» француз нефть-газ корпорациясенең генераль директоры Патрик Пуянне белән очрашкан. Альтернатив энергетиканы үстерү, яшь белгечләр өчен тәҗрибә уртак­лашу, һавага парник газларын чыгаруны киметү өлкәләрендә уртак хезмәттәшлек турында сөйләшү булган. Президент шулай ук Һиндстанның төзелеш компаниясе җитәкчелеге белән сөйләшкән.

– Һиндстан төзелеш компаниясенең Татарстанда да эшләр башкарырга теләге бар, – диде Лилия Галимова.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында быел республикада ишегалларын төзек­ләндерү буенча республика программасы старт ала. Казанда киләсе атнада махсус семинар үткәрелә. Анда архитекторлар, идарә тармак­лары, җаваплы белгечләр катнаша. Ишегалларын төзекләндергәндә төрле идарә тармакларының үзара аңлашып һәм бердәм рәвештә эшләвенә ирешү, төзекләндерүдә дөнья тәҗрибәсен куллану юллары барланачак.
Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ­Россия төзелеш министры урынбасары итеп билгеләнде.

– Татарстанда елына 3 миллион квадрат метрга якын торак төзелә. Республика җитәкчелеге Ирек Фәйзуллинның хезмәтләрен югары бәяли, – диде Лилия Галимова.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading