Шәһри Казан

Лилия Галимова: “Татарстанда шәһәрләр ябылмаячак”

Яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, республика шәһәрләре ябылачак икән дигән хәбәрне ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова кире какты.

Реклама

- Кичә мессенджерларда шәһәрләрне ябачаклар дигән фейклар пәйда булды. Хокук саклау органнары вәкилләре дә хәбәр тарата икән дигән сүзләр йөрде. Барлык рәсми мәгълүматлар оператив штабта гына бар. Шәһәрләрне ябу турында бернинди дә карарлар юк. Ситуация хәзерге вакытта контроль астында. Бар да штат режимында бара. Статистикадан күренгәнчә, ковидлы очракларны ачыклау дәвам итә. Тик без инде яхшы тәҗрибә тупларга өлгердек, - диде Лилия Галимова. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: