– Сәхифәләрне, сайтларны өйрәнергә кирәк. Шул рәвешле генә товарны сатып алучыга җиткерергә була. Әзер уенчыкларым да, заказга бәйләгәннәре дә бар. Мисалга, менә бу полиция майорын аларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан заказ биреп бәйләттеләр. Ярминкәләргә гади вариантларны гына алып киләм, чөнки бәяләрен кыйммәтсенеп алмыйлар. Ә гомумән, каркаслылары да, интерьер уенчыкларым да шактый, – ди Лилия ханым.
Уенчыклар арасында куллары, аяклары, башы селкенә торганнары да бар. Аларны бәйләүнең үз сере һәм технологиясе. Хәрәкәтләнә ала торган уенчыкларны бәйләү бер атнага сузылырга мөмкин.
– Бәйләүгә караганда, уенчыкны «җыю» күбрәк вакыт ала. Аеруча да вак детальләргә күп вакыт китә. Беренче карашка алар бик гади кебек кенә. Ә аларны тоташтыра башласаң... Шуны да истә тотарга кирәк: уенчыклар белән гадәттә балалар уйный. Димәк, уенчык таралмый торган, тартканда да ертылмый, сүтелми торган булырга тиеш. Мисал өчен, кечкенә генә тычканны да бер дә аерылмыйча мин 2,5 сәгать бәйлим, – дип эш барышы белән бүлеште оста.
Уенчыклар модельләрен ул үзе дә уйлап таба, интернеттан да карый, кайберләренең рәсемнәрен сатып та ала икән. Шулай ук түләүле онлайн мастер-классларда да катнаша. Хәтта япон телендә язылган кулланма буенча бәйләнгән уенчыклары да бар.
– Уенчык бәйләп сатудан керем бар-барын. Әмма кеше бәяләрдән куркып кала. Алар моны гап-гади уенчык дип кенә уйлый. Аның кыйммәтле җепләрдән ясалуын, кул эше икәнен исәпкә алмыйлар. Мисалга, шул ук тычкан бамбук-акрил җебеннән бәйләнелә. Аны барып алырга яисә заказ биреп кайтартырга кирәк. Күзләре Германиядә җитештерелгән, ныклы итеп беркетелгән, Кытайныкы түгел. Чөнки балалар аны йолкып алып авызларына кабарга да мөмкин бит. Уенчык ясауга түгелгән хезмәтне санаганда, ул берничек тә 100 сум тора алмый. Күзләре генә дә – 36 сум. Үзем уйлап табып бәйләгән милли киемле курчак өчен мин 1,5 мең сум сорыйм. Әмма кешеләр кул эшләре өчен андый акча түләргә әлегә әзер түгел, – дигән фикердә Лилия Ярмөхәммәтова.
Лилия ханым уенчыклардан тыш, оеклар, шапкалар да бәйләп сата. Аны гади бәйләүче генә димәс идем. Чөнки ул һәр җепнең төзелешен, нәрсәдән торуын һәм нинди үзгәрешләр кичерергә мөмкин икәнен әйтеп бирә ала. Сыйфат ягыннан да югары дәрәҗәле продукция җитештерә. Ул бәйләгән оекларны ике-өч ел кияргә була, ди оста.
Комментарийлар