16+

"Линарның әнисе улының вафаты турында белми..."

Бүген Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның ире Линар Юсиповның җидесе булды. Мәрхүмне искә алу мәҗлесенә хатын-кызлар чакырылды. Коръән сурәләрен Рамил хәзрәт Юныс укыды.

"Линарның әнисе улының вафаты турында белми..."

Бүген Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның ире Линар Юсиповның җидесе булды. Мәрхүмне искә алу мәҗлесенә хатын-кызлар чакырылды. Коръән сурәләрен Рамил хәзрәт Юныс укыды.

“Мин – бәхетле хатын-кыз. Линар белән бик бәхетле тормышта яшәдек. Линар киткән икән, димәк, ул анда кирәк. Димәк, шулай кирәк. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын”, - диде Айгөл. Ул Линарны ике тапкыр төштә күрүен сөйләде. “Беренче тапкыр җирләгән көнне күрдем. Дөрес, мин ул төнне йокламадым, иртәнге якта черем иткәндә, аның тавышын ишеттем. Ул чүп-чардан котылырга, урын җирләрен селкергә кушты һәм һәрвакыт безнең белән булачагын әйтте. Берәр әйберне ташларга кушадыр дип, башта кызым Айлинә белән урын-җирләрен селкедек. Аннары улым Камил шалтыратып, бу сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә булуын, начар уйлардан арынырга кирәклеген әйтте. Икенче тапкыр төшемә болай керде: имеш, өйгә елмаеп кайтып керде дә, “мин бит шаярдым гына”, диде. Линар гел уен-көлке белән сөйләшергә ярата иде”, - диде Айгөл.

Ашка килгән кунаклар Линар турында матур хәтирәләре белән уртаклашты. “Линарның әнисе әле дә аның вафаты турында белми. Аның хәтере начар, башы начар эшли. Анда барган саен Линарны искә төшермәсә ярар иде дип куркам. Әгәр Линар турында сораса, аны командировкага китте дип әйтәчәкбез, шулай сөйләштек. Аны Линар белән Айгөл бик тәрбияләде. Линар һәрвакыт әнисенә ашарга илтә иде”, - диде Линарның әнисенең бертуган сеңлесе Зифа апа.

“Линар – бик акыллы, итагатьле кеше иде. Безгә бик яратып кайтып йөрде. Әгәр безне яратмаган булса, балаларын безгә кайтармаслар иде. Алар кечкенәдән бездә үсте. Соңгы кайтуында бик озаклап сөйләшеп утырдык. Бәлеш пешергән идем, аны бик яратып, мактап ашады. Укыган догалар Линарның рухына барып ирешсен иде”, - диде Айгөлның әнисенең икетуган апасы Исмегөл апа.

“Әти һәрвакыт безгә терәк булды, кирәкле киңәшләрен бирде. Ул безне бик нык яратты. Без дә аны яратабыз һәм яратачакбыз. Әти белән сөйләшеп утырган чакларны бик сагынырмын. Мәскәүдән кайткан саен мине каршы ала иде. Аның белән сөйләшү үзе бер рәхәт иде. Безнең арадан китсә дә, әти безнең белән булачак”, - диде Камил Юсипов.

Айгөл көзләргә Линарның рухына багышлап концерт куярга теләвен әйтте. “Линар татар эстрасында санаулы җырларны гына яратты. Хәтта минем җырларның да барысын да тыңламый иде. Аның рухына багышланган концертта ул яраткан җырларны гына башкарырга телим. Аллаһы Тәгалә миңа көч бирсә, мин бу эшне башкарып чыгарга тиеш”, - диде ул.

Линар турында бик матур сүзләр, якты хәтирәләр яңгырады. Чынлап та, ул киң күңелле, гади, ихлас, тыйнак кеше иде. Аның кебекләр булса да, бик сирәктер. Урыны оҗмах түрендә булсын...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Линарга нәрсә булды соң ул? Капыл үлдеме я булмаса авырдымы? Урыны оҗмахта булсын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыны оҗмахта булсын?Линарның әнисен кем карый икән хәзер, үзе генә яши микәнни?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Урыны ожмахта булсын,эмин.калганнарага аллаhым сэлэмэтлек,сабырлыклар бирсен,эмин.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нинди чибэр матур Линар ни булды сон ? Элек авырта идеме эллэ? Бик авыр хэл, Айголгэ аллахы тэгалэ сабырлык бирсен, курган догалар кабул булсын,амин!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ни булгансын язмый Айгол,яшь бит иде,урыны ожмахта булсын,э тормыш дэвам итэ,Айгол булдырыр алла бирсэ барында!

            Мөһим

            loading