16+

Әллә җылыта, әллә суыта?..

Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә атна ахырында көннәр җылы булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Әллә җылыта, әллә суыта?..

Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә атна ахырында көннәр җылы булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Бу көннәрдә температура нормадан 5-7 градуска югарырак булачак. Үзәк федераль округның күпчелек төбәкләрендә җомга көнне һава температурасының 9-12, кара туфраклы өлкәләрдә һәм Урта Идел буенда 13-16 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

Температура шулай ук көнчыгыш төбәкләрдә дә күтәреләчәк. Әйтик, ял көннәрендә Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә 13 градуска кадәр җылытачак.
Кызганыч, мондый һава торышы озак дәвам итмәячәк.

21 октябрь. Алмашынучан болытлы һава. Яңгыр, җепшек кар. Көчле җил. Төнлә – +1...-4, көндез 0...+5 градус.

22 октябрь. Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Көчле җил. Төнлә – -1...-6, көндез 0...+5 градус.

23 октябрь. Алмашынучан болытлы һава. Төнлә томан, көндез яңгыр һәм җепшек кар. Төнлә – -1...-6, урыны белән – 9, көндез – +1...+6 градус.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading