Әлмәт татар дәүләт драма театры 14-17 февраль көннәрендә Казанга гастрольләр белән килә. Дүрт көн дәвамында алар тамашачы яратып карый торган җиде спектакль тәкъдим итәчәк.
Скопировать ссылку
Әлмәт татар дәүләт драма театры 14-17 февраль көннәрендә Казанга гастрольләр белән килә. Дүрт көн дәвамында алар тамашачы яратып карый торган җиде спектакль тәкъдим итәчәк.
«Бертөрлелекне яратмыйбыз!»
Әлмәт театры, югары сәнгать, эксперименталь мәйданчык буларак, татар театры дөньясында үзе аерым бер театр брендына әйләнде инде. Директорлары Фәридә Исмәгыйлева сүзләренчә, сезон саен алар җиде-сигез премьера куя. Аена 15-16 кичке спектакль күрсәтә. Әле моңа балалар спектакльләре, көндезге тамашалар, кече залда булган спектакльләр керми. Театр репертуарында барлыгы 35 спектакль бар. Кечкенә генә шәһәр киңлегендә иҗат итеп, әйләнә-тирәдәгеләренә ничек театр чирен йоктыра алды соң бу театр?!
– Безнең иҗатны күзәтеп барган кешеләр яхшы белә – Әлмәт театры бертөрлелекне сөйми. Безнең тамашачыларыбыз да төрле. Спектакльләребезгә карата кардиналь үзгә булган фикерләр ишетергә туры килә. Казанга киләчәк репертуарыбызны да бик уйлап төзергә тырыштык. Араларында татарның менталитетына туры килгән спектакльләр дә, яңа карашлылары да бар, – диде Фәридә Исмәгыйлева.
Бу – Әлмәт театрының 75 еллык юбилее һәм Россиядә Театр елы уңаеннан оештырган гастрольләр. Коллектив күбрәк тә спектакль алып килер иде, ләкин вакыт тыгызлыгы аркасында, җидене генә алып килергә мәҗбүр булган.
– Без Казанда көненә икешәр спектакль куячакбыз. Спектакльләр көндез дә, кич тә булачак. Бәлки кайбер кешегә барлык спектакльләргә йөрү уңайсызрак та булыр, ләкин спектакльләрне карыйсы килгән тамашачы җаен табар дип уйлыйбыз. Мөмкинлек булса, Стивен Кинг әсәре буенча яңа куелган «Леди Газраил» спектаклен дә алып килер идек, кызганыч, вакытка сыешмадык. Безнең тамашачыларыбыз арасында, бу сезнең репертуарыгыздагы иң яхшы спектакль, диючеләр дә бар. Бәлки Казанга тагын бер гастроль оештырырбыз әле быел. Ничек кенә тырышма, нинди генә дәрәҗәдә спектакльләр куйма, әле һаман да Әлмәт театры тарафына провинциаль театр дигән сүз ишетергә туры килә. Ә менә Мәскәүдән килгән теләсә нинди театрны да башкала театры, дип таныштыралар. Без моңа үпкәләмибез, ләкин хәтер кала шуңа, – дип борчулары белән уртаклашты Фәридә Исмәгыйлева.
Балалар спектакле рус телендә булырга тиешме?
Әлмәт театрын һәрвакыт балалар спектакльләрен рус телендә куюлары аркасында тәнкыйтьлиләр. Моңа аларның үз җавабы бар.
– Без тамашачыларга кытлык чорында яшибез. Яңа ел әкиятләренә безгә профсоюзлар «заказ» бирә, башка спектакльләрне балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары соратып ала, ләкин алар: «Рус телендәге спектакль булса гына акча түлибез», – ди. Шуңа да рус телендәге спектакльләр куярга туры килә. Әлбәттә, татар театры өчен бу бик үк яхшы әйбер түгел. Мөмкинлек булган вакытта без спектакльләрне рус һәм татар телләрендә куярга тырышабыз. 5 гыйнвар көнне «Акбай» дигән бик яхшы спектаклебезне күрсәттек. Балалар аны колакчыннар киеп карап утырды, бик ошаттылар. Аңламаган җирләрен әниләреннән сорап карадылар. Шуннан соң киләчәктә без үзебездә һичшиксез берәр татар телендәге балалар спектакле куярга булдык. Ләкин без рус телендәге спектакльдән дә баш тарта алмыйбыз. Әлмәт – руслашкан шәһәр ул. Без, кырт кисеп, спектакльләрне бары татар телендә генә куябыз дисәк, телен оныткан милләт кешеләрен дә югалтачакбыз. Безгә йөри торган тамашачының 90 проценты – рус телле. Без киләчәк буынны тәрбияләргә тиеш, дигән фикерләр еш ишетергә туры килә. Ләкин киләчәк артыннан куып, бүгенге көн тамашачысы турында да онытырга ярамый, – ди Фәридә Исмәгыйлева.
Сер түгел, Казан театрлары да «заказ» буенча спектакльләр куйгалый. Әлмәт театрының гына бу рәвешле акча эшләве шаккатырырлык түгел. Театр телевизор, компьютер һәм башка төрле гаджетлар, күңел ачу чаралары белән көндәшлек иткән заманда бинаны тәртиптә тотарга да, труппага хезмәт хакы түләргә дә кайдандыр акча табарга тиеш. Шул ук вакытта ә ни өчен соң Мәдәният, Мәгариф министрлыклары татар телле спектакльләргә «заказ» бирә алмый. Мәсәлән, татар әдәбияты дәресендә берәр пьесаны укыганчы, аны театрга карарга барсаң, яхшырак түгелме соң? Бу фикерне матбугат очрашуында филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова белдерде.
– Ни өчен безнең нефть оешмалары, профсоюзлар заказ белән спектакльләр сатып ала, ә Мәгариф министрлыгы аның белән шөгыльләнми. Хәзер ришвәт буларак кабул итмәсеннәр дип, укытучылар да, театрга билет алу өчен, ата-аналардан акча җыя алмый. Минемчә, балалар арасында телне саклап калу өчен, бу мәсьәләне Мәдәният һәм Мәгариф министрлыгы белән уртага салып сөйләшергә кирәк.
Фәридә Исмәгыйлева да әлеге фикер белән килешүе, башка театрлар белән очрашкан вакытта бу мәсьәләне күтәрергә ниятләве хакында әйтте.
Әлмәт театрының Казан гастрольләре афишасы
(Спектакльләр Камал театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк)
14 февраль
«Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш) (12+)
Башлана: 19.00
Республикада бу спектакльне куймаган театр юктыр, мөгаен. Әлмәт театрындагы куелыш нәрсәсе белән аерыламы? Режиссерлары Ильяс Гәрәев сүзләренчә, театр труппасы биредә яшьлекне, татарлыкны, бүгенге татар яшьләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйләргә тырышкан. Тәнкыйтьчеләр тарафыннан да югары бәяләнгән спектакль бу. Әлмәтлеләр тарафыннан бу пьесаның өченче куелышы инде.
15 февраль
«Медея: материал» (Х.Мюллер, Еврипид) (16+)
Башлана: 13.00
Күп сораулар бирелгән һәм күп фикерләр тудырган спектакль бу. «Алтын битлек» милли театр премиясенең лонг-листына кергән спектакле. лауреаты. Казахстанда узган театрлар фестивалендә төп рольне башкаручы Мәдинә Гайнуллина үз ролен иң яхшы башкарган актриса буларак беренче урын ала. «Спектакль мифларга нигезләнеп корылса да, ул бүгенге тормышны чагылдыра», – ди Ильяс Гәрәев.
15 февраль
«Синсез килгән язлар» (Зифа Кадыйрова) (12+)
Башлана: 19.00
Республика тамашачысы иң яратып йөри торган спектакль – Зифа Кадыйрова әсәрләре буенча куелган «Синсез килгән язлар» спектакле. Кассадан иң беренче булып әлеге спектакльгә билетларны алып бетерәләр. Гап-гади көнкүреш әсәрен режиссер Лилия Әхмәтова фәлсәфи яссылыкка күтәрә алган.
16 февраль
«Тынлыкта гына урын бар» (Т.Имаметдинов) (12+)
Башлана: 13.00
Әлеге спектакль күпчелек репертуардан аерылып тора. Аз сүзле, күп фикерле куелыш бу. Яшьләр, бүгенге вазгыять, тел мәсьәләләре күтәрелә. Яшь, экспериментлар яратучы режиссер Туфан Имаметдинов эше буларак та игътибарсыз калдырырга ярамый бу спектакльне.
16 февраль
«Хыял йорты» (И.Зәйниев) (12+)
Башлана: 18.00
Әлеге спектакльне Казан тамашачысы инде узган ел да караган иде. Ул бик зур кызыксыну уятты, шуңа күрә әлмәтлеләр аны кабат алып килергә булганнар. «Яшьләр куйган, яшьләр турындагы спектакль бу. Яшьләр ике составта ярыша-ярыша уйный аны. Бәлки шуңа күрә дә ул тамашачы тарафыннан җылы кабул ителәдер», – ди Ильяс Гәрәев.
Комментарийлар