16+

Үләнле чәй эчегез һәм... шкаф җыештырыгыз

Пандемия фонында Алтай үләннәренә ихтыяҗ ун тапкырга арткан. Аларны бигрәк чит илләрдән сатып алалар, ди. Белгечләр моны коронавирус вакытында халыкның сәламәтлеген ныгытуы белән бәйләп карый.

Үләнле чәй эчегез һәм... шкаф җыештырыгыз

Пандемия фонында Алтай үләннәренә ихтыяҗ ун тапкырга арткан. Аларны бигрәк чит илләрдән сатып алалар, ди. Белгечләр моны коронавирус вакытында халыкның сәламәтлеген ныгытуы белән бәйләп карый.

Алар бигрәк тә иммунитетны ныгыта, стресстан арынырга һәм пандемия вакытында өйдә утырып җыелган артык гәүдә авырлыгыннан котылырга булыша торган үләннәр белән кызыксына икән.

Халык табибы, үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова коронавирус белән бәйле рәвештә дару үләннәренә ихтыяҗ гадәттәгечә булуын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, безнең үзебездә үскән гап-гади цикорий, әрекмән, тузганаклар да файдалы. Авырган вакытта җылы су эчеп торырга, лимон суы, сырганак, мүк җиләге, нарат җиләгеннән морс, кипкән җиләк-җимештән компот ясап эчәргә, дип киңәш итте. Канны сыегайта торган тубылгы (таволга), тәкәмөгез (донник) файдалы.

Тавык шулпасы ашарга кирәк. Коры ит кенә ашау да дөрес түгел, әз генә майлы да булсын. Имбир, куркума, сарымсак, керән ашый хәзер халык. Аларны сак кулланырга тырышыгыз, югыйсә ашказаныгызга зыян килергә мөмкин. Үлән төнәтмәләренә бурсык мае яки башка бер хайванның эчке маен салып эчү дә файдалы. Ә менә сөт ризыкларын ашарга киңәш итмим, – ди ул.   

Коронавирусның яңа дулкыны психологларга мөрәҗәгать итүчеләрнең дә санын арттырган. Клиник психолог Алмаз Зарипов әйтүенчә, мондый вакытта халык паникага бирелә, спиртлы эчемлекләр эчүчеләр дә күбәя, гаиләдә конфликтлар да ешрак барлыкка килә, финанс проблемалары да өстәлә.

Гадәти тормышка таныш булмаган яңа әйбер килеп керде. Ә халык аңа әзер түгел. Әбүгалисина иң беренчеләрдән булып эмоцияләрнең авыруларга тәэсирен өйрәнгән кеше. Ул шундый тәҗрибә үткәрә: ике сарыкны бертөсле ашаталар, карыйлар, әмма берсен бүре янына бәйләп куялар һәм ул гел стресс халәтендә булгач, ябыга һәм озак тормыйча үлә. Борчылып, куркып, кеше үзен генә бетерә. Ул йә тәмәке тарта, яки эчүгә сабыша, кайберләре күп ашый башлый. Стрес булганда, паникага бирелсәң, үзеңә берәр шөгыль табарга кирәк. Бер кеше шкафын җыештыра башлап, аннан көя тишкән чалбарларын табып алуын сөйләде. Игътибарны читкә юнәтә торган шөгыль табыгыз. Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, интернеттан күңелсез хәбәрләрне укып бару да кирәкми, – ди ул.    

ОРВИ, пневмония, коронавирус вакытында түбәндәге төнәтмә булыша: 2шәр өлеш кипрей, пихта ылысы белән бака яфрагы, 1 өлеш мәтрүшкә, 3әр өлеш солы, гөлҗимеш, 2 өлеш кызыл миләш алып болгатасың да, шуны кайнатып, чәй кебек эчәсең. Бер стакан шул төнәтмәгә бер чәй кашыгы бурсык мае саласың да көненә ике тапкыр (ашаганчы бер сәгать яки ашаганнан соң бер сәгать үткәч) эчәсең. 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading