16+

Локдаун - монысы тагын нинди “вирус”?

Ахырзаман алдыннан, элек билгеле булмаган чирләр чыгар, кешеләр чебен урынына кырылыр, дип сөйли иде әбиләр. Коронавирус шуның берсе түгелме икән?

Локдаун - монысы тагын нинди “вирус”?

Ахырзаман алдыннан, элек билгеле булмаган чирләр чыгар, кешеләр чебен урынына кырылыр, дип сөйли иде әбиләр. Коронавирус шуның берсе түгелме икән?

Шомлы саннар

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2020 елның 30 октябренә COVID-19 дөньядагы 1 182 406 кешенең гомерен өзгән. Үлүчеләрнең иң күбе -АКШта, анда 228656 кеше җан-тәслим. Бразилиядә-158969, Һиндстанда-121090, Мексикада-90773, Бөекбританиядә-46045, Италиядә-38122, Франциядә-36058 кеше үлгән. Гаҗәп, кайбер илләрдә саннар бик аз: Финляндиядә-354, Литвада-150, Латвиядә-64. Шаккатмалы хәл, коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән илләр бар, болар: Монголия, Лаос, Гренландия, Камбоджа.

Коронавирус зәхмәте, хәбәрләргә караганда, беренче булып Кытайда баш калкытты һәм 4739 кешене корбан итте. Кытай халкы эпидемиягә карата искиткеч саклану һәм бердәм дисциплина күрсәтә. Инде дә үзебезгә кайтсак, Россиядә 30 октябрьгә коронавирустан 27111 кеше үлгән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрләренә караганда, республикада 29 октябрьгә 8328 кеше коронавирус йоктырган, шушы авырудан 110 кеше үлгән.

Тетрәндергеч мисаллар

Быелның июнь аенда Татарстанның 43 яшьлек көрәшчесе, дөнья чемпионы Ильяс Гарипов пандемиядән үлде. Тагын бер күңелсез хәбәр 29 октябрьдә килеп иреште: Уфа шәһәре мэры 61 яшьлек Өлфәт Мостафинның коронавирустан гомере өзелгән. Урыннары җәннәттә булсын! Америка, Мексика кебек ерак илләрдәге саннарга, гадәттә, безнең кылыбыз да селкенми. Ләкин, Ильяс Гарипов кебек баһадир, Өлфәт Мостафин кебек дәрәҗәле җитәкче дә   бакый дөньяга китеп бара икән, димәк, коронавирус белән шаярырга ярамый.

Пәрәнҗә кияр көннәр

Көзге якта коронавирус кабат актив тарала башлады. Франция, Германия өлешчә локдаун кертә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Россия зовет!” форумында:”Илкүләм локдаун кертү планлаштырылмый”,-диде. Шулай да, Президент эпидемия хәле кискенләшкән төбәкләрдә һәм шәһәрләрдә чикләүләр кулланылу ихтималын да искәртте. 

Соңгы вакытта “локдаун” сүзе еш очрый башлады. Шөкер, анысы тел-сөйләм “вирусы”. Академик Юрий Апресян җитәкчелегендә төзелгән инглиз-рус сүзлегендә локдаун “катгый чикләү” дип тәрҗемә ителә. Инглиз телендә “Lock”-ябу, йозак астына кую, “down”-бөтенләй, катгый рәвештә, дигән мәгънә бирә. Америка укучылары һәм студентлары үзләрендәге мәктәпләрендә яки уку йортларында берәр кискен хәл килеп чыкканда (янгын, су басу, утлы коралдан атышу) мәктәпнең ябылуын, уку процессының туктатылуын “локдаун!” дип чәбәләнәләр икән. Моны безнең укучы-яшьләр дә сөйләмнәрендә куллана башлаган. Инде хәзер өлкәннәр дә  җөмләләренә “инглиз тәмләткечен”- локдаун сүзен кушып җибәрә.

Быелның язында без карантинның, үзбикләнүнең-үзчикләнүнең һәм онлайн уку белән эшләүләрнең нәрсә икәнлеген татыдык инде. Белгечләр әйтүенчә, икътисади көчсез илләр яки төбәкләр өчен локдаун- авыр сынау. Үзчикләнү шартларында халык эшкә йөри алмау сәбәпле, тагын да хәерчеләнә. Чөнки, акча керү кими яки бөтенләй туктый. Дарулар сатып алу мөмкинлеге кимү гадәти авырулардан үлемнәрне коронавирус эпидемиясенә караганда да күбрәккә арттыра. 

Кызганыч, без әле саклану таләпләрен һәммәбез дә катгый рәвештә үтәмибез. Җәмәгать транспортында клоун битлеге киеп, башны юләргә салулар кйммәткә төшмәгәе. Андый “артистларга” икеләтә штраф чәпергә кирәк, минемчә. Медицина битлеге генә түгел, полиэтилен “пәрәнҗә” кияр санитар хәвефле көннәрдә яшибез. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading