16+

Ләйсән Таишева: «Ничек моңа кадәр ансыз яшәгәнбездер?!»

Узган ел ахырында Ләйсән Таишева әни булган иде. Барлык танылган шәхесләр кебек, Ләйсән дә блоггер һәм ул үзенең “Инстаграм”ын кызыклы гына алып бара. Йөклелек чоры турында ул менә нәрсәләр язган:

Ләйсән Таишева: «Ничек моңа кадәр ансыз яшәгәнбездер?!»

Узган ел ахырында Ләйсән Таишева әни булган иде. Барлык танылган шәхесләр кебек, Ләйсән дә блоггер һәм ул үзенең “Инстаграм”ын кызыклы гына алып бара. Йөклелек чоры турында ул менә нәрсәләр язган:

"Йөклелек алдан планлаштырылган иде. Җитди адым алдыннан ирем белән барлык белгечләрне үттек.

Авырлы икәнемне хоккейга барыр алдыннан белдем. Тулгакларым да хоккейда, Ак Барс белән СКА уйнаганда башланды. Токсикоз булмады, гаҗәеп әйберләр дә ашарга теләмәдем. Бала тибешүен Төркиядә, 20нче атнада сизә башладым. Башта кыз туар дип көттек. УЗИда малай дигәч, хәтта шаккатып калдык.

Йөклелек чорында 16 килограммга тазарсам да, үземә 36 кебек иде.

Ролан 30 ноябрь көнне туарга тиеш иде. Әмма бер атна соңрак, 7 декабрь көнне дөньяга килде.

Беренче санлы балалар табу йортында бәбиләдем. Роланның тугандагы авырлыгы – 3540 грамм, ә буе 54 сантиметр иде.

Ә яшь әнинең декрет ялы ничегрәк үтә икән? Йөкле чагында: “Радио тыңлаучыларны озак көттермәм, эшкә чыгармын” дигән иде. Кайчан чыга икән? Ләйсәннең үзенә шалтыратып алдык."

- Бар да яхшы. Ролан үсә, Аллага шөкер! Бик тыныч, төннәрен йоклый. Ә иремә әти роле алдан язылып куелган төсле! Миңа карата бик ярдәмчел. Хәтта баланы да гел ул гына юындыра. Берәр кайда барасы булса, әниләр рәхәтләнеп бала белән утыра. Ирем дә бала белән берүзе калырга риза. Беркөнне рәхәтләнеп маникюрга барып кайттым. Әбисе алып калганда, ирем белән цирк карап кайттык. Сүз дә юк, бала ышанычлы кулларда калса да, бөтен уй бала турында. Шуңа да, әле эшкә чыгарга да иртәрәк, чөнки әле Роланга ике ай да юк! Күпчелек яшь аналар кебек юк-бар өчен борчылып, паника ясамыйм. Бар нәрсәгә дә тыныч карыйм. Өйрәтүчеләр, киңәш бирүчеләр күп дип әйтмәс идем тик менә әбиләр генә Роланны җылырак киендергә маташалар. Балалы тормыш бик рәхәт һәм күңелле. Ничек моңа кадәр Ролансыз яшәгәнбездер?!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading