16+

Любовь Авдонина: "Коронавирусның икенче дулкынын көтмибез"

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, "Татмедиа"да журналистлар өчен үткәрелгән матбугат очрашуында, көзен сезонлы авыруларның артуы көтелә, шуңа күрә пандемия аркасында кертелгән чикләүләрнең бер өлеше сакланачак дип белдерде.

Любовь Авдонина: "Коронавирусның икенче дулкынын көтмибез"

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, "Татмедиа"да журналистлар өчен үткәрелгән матбугат очрашуында, көзен сезонлы авыруларның артуы көтелә, шуңа күрә пандемия аркасында кертелгән чикләүләрнең бер өлеше сакланачак дип белдерде.

"Икенче дулкынны без көтмибез, моны хәтта бүгенге көнгә тест үткәрү күләменең кимемәвеннән чыгып та бәяләргә мөмкин. Әйтик, Кытай, Италиядә коронавирусның икенче дулкыны кабынып киткән, аларда тест үткәрүнең күләме бермә-бер кимегән, әлеге илләрдә авыручыларның күпләп ачыклануы да шуннан чыгып бәяләнә. Без әле хәзергә тест үткәрүне киметмибез. Татарстанда тест үткәрү күләме - 100 мең кешегә 128-133 процент, бу бер көнлек сан. Тестлар нәтиҗәсендә, чирнең җиңел формасын йөрткән затлар ачыклана һәм алар дәвалануда, үзизоляциядә кала ", - дип билгеләде белгеч.
Авдонина искәрткәнчә, көз көне грипп һәм ОРВИ очракларының артуы көтелә, аңа әзерләнергә кирәк.

"Коронавирус инфекциясе бездән китмәячәк, әгәр моңа өстәп башка йогышлы авырулар да кушылса, хастаның хәле катлауланачак кына. Шуңа бәйле рәвештә, без татарстанлыларны пневмококк, менингитококк, ОРВИ, гриппка каршы вакцина ясатырга чакырабыз. Ул балаларга һәм чир йогу ихтималы булган, хроник чирләрдән интеккән кешеләргә ясала. Вакцинация (гриппка һәм пневмококк инфекциясенә каршы) бушлай булачак", - диде ул. Шуны аерым әйтик, моның өчен республика бюджетыннан 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

"Россиядә коронавирусны кисәтү буенча кертелгән барлык чаралар да уникаль, моңарчы күрелмәгән һәм алар үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Бүгенге көнгә кертелгән чикләү чаралары барысы да акланган. Профилактика эшләрен дәвам итәчәкбез: маскалы-перчаткалы режим, дистанция, дезинфекция чаралары кулланып җыештыру да һичшиксез сакланачак. Массакүләм чаралар үткәрү, күңел ачу йортларын ачу өлешендә әлегә чикләүләр калачак. Киләчәктә дә без әлеге чикләүләрнең һәм профилактика чараларының бер өлешен файдаланачакбыз ", - дип йомгаклады Авдонина.

ЛИЛИЯ ГАЙНУЛЛИНА

Фото "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading