Соңгы вакытта дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче чит ил кешеләренең татар телен өйрәнүләре, камил, аңлаешлы итеп сөйләшә-аралашуларына сокланып туя алмыйбыз.
Кайберләре, татар теле һәм әдәбияты буенча ел саен уздырыла торган халыкара олимпиадада катнашып, җиңүләр яулый. Берничә ел элек Япония егете Юто Хисияма әлеге олимпиадада уңышка ирешеп, татарча матур сөйләшүе, язуы белән республика Президенты Рөстәм Миңнехановны да шаккатырган иде.
Шөкер, мондый матур күренешләр бүген дә дәвам итә. Шундыйларның берсе белән безгә шушы көннәрдә очрашырга һәм әңгәмә корырга насыйп булды. Таныш булыгыз – венгр-мадьяр кызы Оршойа Кишш. Аңа – 22 яшь. Соңгы ике елда үзлегеннән татар теле белән кызыксына башлап, аны камил белү дәрәҗәсендә өйрәнгән, матур итеп, төзек җөмләләр белән сөйләшә.
– Оршойа, татар телен өйрәнү теләге ничегрәк туды? Ике ел эчендә шулай матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәнү өчен күп тырышлык кирәк булгандыр бит...
– Мин – чып-чын венгр-мадьяр кызы, Венгриядә туып-үстем. Будапештта гимназиядә укыдым. Гимназиядә укыганда, чит телләр белән кызыксыну уяна башлаган иде инде. Инглиз телен ныклап өйрәндем, алман телен дә үзләштердем. Төрек теле белән кызыксындым. 16 яшемдә чит илләрдәге уку йортлары белән шәкертләр алмашу программасы барлыгы мәгълүм булгач, һич тә икеләнмичә, Финляндиядә укуымны дәвам итәргә карар кылдым. Финляндиядә белем бирү системасы дөньяда иң алдынгылардан санала. Биредә укучыга белем бирү, аны үстерү өчен мөмкинлекләр шактый югары куелган. Венгр теле фин-угор телләре төркеменә кергәч, миңа бу мохиттә укуы җиңелрәк тә тоелды кебек. Шуңа да, гимназияне тәмамлагач, Хельсинки университетына укырга кердем. Әлбәттә, телләр белән кызыксынуымны дәвам иттем. Фин телен үзләштердем, эстон теле белән кызыксына башладым, аннары чират мари һәм чуваш телләренә җитте.
– Татар теле белән кайчанрак кызыксына башладыгыз?
– Хельсинкида ике ел элек мине фин татарлары гаиләсенә эшкә чакырдылар, гаиләдәге балаларны тәрбия кылуда булышу максаты белән, гувернантка сыйфатында эш тәкъдим иттеләр. Татарлар белән тәүге тапкыр танышу әнә шунда башланды. Әлеге гаилә мохитенә бик җиңел кереп киттем. Алар бик зыялы, инсафлы кешеләр иде. Миңа мөгамәләләре бик әйбәт булды. Татар теле белән кызыксына, үзлегемнән өйрәнә башладым. Өйрәнүләрем гомумән татар халкы белән кызыксынуга алып килде. Аларның тарихын, гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүрешен ныклап өйрәнү теләге туды. Һәм үзем өчен бер яңалык ачтым.
Финляндиядә яшәүче татарлар үзенә күрә бер феномен икән бит. Ни өченме? Галимнәр фикеренчә, әгәр мохит булмаса, шартлар тудырылмаса, өч буын яшәешендә тел юкка чыга. Бу тормыш кагыйдәсе һич кенә дә биредә яшәгән татарларга кагылмый дияргә буладыр. Татарлар тарихи ватаннарыннан шактый читтә, еракта яшәп тә татарлыгын югалтмаган, телләрен саклаганнар, мәдәниятләренә, гореф-гадәтләренә, диннәренә тугры калганнар. Аны буыннан-буынга тапшыра барганнар һәм бу күренеш бүген дә дәвам итә аларда. Мин моның асылы нидә икәнен белдем. Татарларның биредә берләшеп, бер-берләренә һәрвакыт ярдәм итеп, бер гаилә кебек, милли кыйммәтләрне күз карасыдай саклап яшәүләрендә икән аның асылы. Бәлки шуңадыр да, миңа татарча өйрәнү алай кыен булмады. Азмы-күпме төрек теле белән таныш булуым да ярдәм иткәндер. Венгр һәм татар телендә мәгънә ягыннан, яңгырашы белән якын сүзләр шактый. Әйтик, гади генә бер мисал: «сакал» сүзе сездә дә, бездә дә бер төсле яңгырый, бер үк мәгънәне аңлата. Татарча шактый иркен сөйләшә, аралаша башладым. Фин татарлары да бу эштә миңа нык ярдәм итте. Шуңа да мин университетта бакалавриат буенча фәнни эшемнең темасын фин татарларының телен өйрәнүгә, социаль лингвистикага багышладым. Бу эштә фин татарлары арасында танылган Окан Даһерның (Окан Даһер – Финляндиядә яшәүче татарларның иң күренекле вәкилләренең берсе, озак еллар биредәге татар җәмәгатьчелегенең рәисе булып торды, Хельсинки университеты галиме, университетта татар теле буенча дәресләр алып бара) фәнни хезмәтләре дә нык булышты. Шулай ук университет профессорлары, фәнни җитәкчеләрем Гулияс Николетт һәм Чентнар Андраас ярдәмен һәрдаим тойдым. Теманы ныклап өйрәндем, кызыклы материаллар таптым, татарлар тормышы турында шактый күп мәгълүматлар тупладым. Фәнни эшем уңыш казанды дип әйтә алам.
Татарлар турында кызыксынуым көннән-көн арта гына бара. Быел Финляндиядә яшәүче татар гаиләсе Фазилә һәм Шамил Насрытдиннәр мине үзләренең тарихи Ватаннарына – Сергач якларына кунакка чакыргач, бик теләп риза булдым. Аларга ияреп, Россиягә килдем. Сергач якларында, мишәр татарлары арасында кунакта булдым, аларның тормышын өйрәнер, үз күзләрем белән күрер һәм гыйлемнәремне арттырыр өчен, менә дигән форсат булды. Беләсезме, татарлар хәтта минем исемемне дә татарчалаштырдылар бит әле, Оршойа исеме татарның Айшәсенә охшаган булгач, миңа күбрәк шул исемдә – Айшә, Айшук дип эндәштеләр.
Минем «татар исемем» үземә дә бик ошый.
– Сергач ягы татарлары арасында булганда гаҗәпләндергән нәрсәләр булмый калмагандыр, шәт...
– Баштарак өч көн буе биредә яшәүчеләрнең телен аңламый тордым. Кызу-кызу сөйләшәләр, акцент та көчле. Берара югалып калдым кебек. Ни генә булмасын,
Финляндия татарлары сөйләме белән Сергач татарларыныкы арасында берникадәр аермалыклар бар. Финляндиядә сөйләм, җирле сөйләмгә ярашып, бераз катырак яңгырый, авазлар әйтелеше башкачарак. Ә сергач мишәрләрендә сөйләмдә күбрәк рус сүзләрен, терминнарын да кушып сөйләшү нык таралган икән, шуңа да кайбер җөмләләрне аңламый идем. Ике атна чамасы Сергач якларында кунак булдым, татарларның кунакчыллыгына тагын бер кат сокландым, милли ризыклардан авыз иттем, тормыш-көнкүрешләрен өйрәндем. Һәм, әлбәттә инде, бу мохиттә телем дә чарланды.
Татарлар белән кызыксынуым көчле булганга, аларның тарихи ватаннары саналган Казанны да барып күрәсем килде. Шуңа да сәфәремне Татарстанга дәвам иттем. Казан турында укып, ишетеп кенә белә идем. Барысын да үз күзләрем белән барып күрәсем килде.
– Казанда алган иң беренче тәэсирләрегез нинди?
– Казан – искиткеч матур, нурлы шәһәр. Монда миллилек күзгә ташлана, борынгы биналарга, хәзерге заманча салынганнарына да карап сокландым. Бауман урамы буйлап үткәндә, татарча яңгыраган көй-моңнар, әйләнә-тирәдә татарча сөйләшкән кешеләр – барысы да матур хисләр уятты. Казан Кремлендә булдым, бик ошаттым. Чын дәрәҗәсендә тарихи урын. Күпгасырлык татар тарихын үзендә саклаган, киләчәк буыннарга тапшыра торган изге урын. Татар халкының борынгы милләт икәнен күрсәтеп тора. Һәркайда, һәр җирдә мөлаем йөзләрне күреп, җанга җылылык алдым. Милли ризыклардан авыз итү дә уңай тәэсирләр калдырды. Мин хәтта татар кыстыбыена гашыйк та булдым бугай. Камал театрына барып беренче тапкыр татарча спектакль карау да миндә гаҗәеп тәэсирләр калдырды. Халыкның сөйләме йомшак, җирле татарлар ашыкмыйча, җанга якын итеп сөйләшә. Минем венгр кызы икәнемне, үзлегемнән татарча өйрәнүемне, татар халкы белән кызыксынуымны белгәч, миңа карата хөрмәт, ихтирам билгесен күреп, күңел сөенә.
Атаклы Казан университетына кереп, андагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары белән танышу да күңелемә хуш килде. Татар телен укыту үзенчәлекләре, методикасы белән таныштым. Укытучылар миңа төпле киңәшләрен бирделәр, үз эшләренең методикасы турында сөйләделәр. Миңа болар киләчәктә фәнни эшчәнлегемне дәвам иткәндә кирәк булыр, дип уйлыйм. Чөнки быелдан Эстониянең данлыклы Тарту университетында укуымны магистрлык программасы буенча дәвам итәчәкмен, фин-угор телләре төркемен, шулай ук алтай телләре төркемен дә тирәнтен өйрәнергә исәбем бар. Максатым – Эстониядәге азчылыкны тәшкил иткән милләтләрне өйрәнү. Эстониядә дә татарлар шактый. Алар бирегә ХХ гасыр башында ук килеп төпләнгән. Күпчелеге, әлеге дә баягы, Сергач якларыннан. Гасыр башында Сергач төбәгеннән шактый татарлар Эстониягә һәм Финляндиягә күчеп китә, шунда төпләнә. Дөрес, Эстониядә татарлык Финляндиядәге кебек үк яхшы сакланмаган. Моңа, күрәсең, сәяси факторлар да тәэсир иткәндер. Ләкин, ни генә булмасын, биредә татар эзләре шактый. Тел сакланмаса да, исем-фамилияләрдә, яшәү рәвешендә бу чагылыш таба.
...Оршойа Кишш белән без озак сөйләшеп утырдык. Яшь кенә булуына карамастан, максатына омтылучан, кызыксынучан бу кызга сокланмый мөмкин түгел. Телләр белүгә генә түгел, күп халыкларның тарихын, үзенчәлеген, тормыш-яшәү рәвешен белүгә омтылыш...
Быел Оршойа үзен татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада сынап карарга уйлый. Әлбәттә, ныклап әзерләнәчәкмен, ди ул. Татар китаплары кибетенә кереп, татар телендә бик күп китаплар сатып алган. Әдәби әсәрләрне укып, телен тагын да камилләштерергә исәбе. Татар матбугаты белән дә якыннанрак танышасы килә аның. Күркәм максатына ирешү юлында уңышлар гына телик.
Фәрит НУРМӨХӘММӘТОВ.
Комментарийлар