16+

Магнифик Казанда калырга җыена: Африка егетләре нигә Казаннан китәргә теләми?

Шәһәребезнең Универсиада авылы тирәсеннән узганда, чит илдән килгән студентларга гел игътибар итәм.

Магнифик Казанда калырга җыена: Африка егетләре нигә Казаннан китәргә теләми?

Шәһәребезнең Универсиада авылы тирәсеннән узганда, чит илдән килгән студентларга гел игътибар итәм.

Аларны кызганып та куям. Туган ягы, әти-әниләре ерак, монда ничек үз урыннарын табалар, бездәге һава шартларына ничек ияләшәләр икән дип уйлыйм. Африканың Конго демократик дәүләтенең башкаласы – Киншаса шәһәреннән килгән Магнифик белән якыннан таныштык. Аның киң күңелле, аралашучан, ярдәмчел булуына сокландым.

Ул безнең илгә дәүләт тарафыннан юллама буенча тәрҗемәче һөнәрен үзләштерергә җибәрелгән.
Монда килгәндә, миңа 20 яшь иде. Башта Мәскәүдә, аннары Казанда хәзерлек курсларында урыс телен үзләштердем. Хәзер Казан федераль университетында халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенең дүртенче курсына күчтем. Инглиз, немец телен тирәнтен үзләштерәм. Ә болай безнең дәүләт телебез француз, үзебезнең туган телебез – лингали.

Аларда кемнең хәленнән килә, шулар гына укый икән. Баланың әти-әнисе укытучыларга хезмәт хакы өчен кертем түли алмаса, аны укытмыйлар. Шуңа да халыкның яртысы белемсез, ди. Әлеге егет үз илендә 12 ел белем алган. Алты ел мәктәптә, алты ел мәктәп катыш колледжда белем алган. Имтиханнарын яхшы билгеләренә тапшыргач, аңа Казандагы уку йортында укуын дәвам итәргә тәкъдим итәләр.

Яңа шәһәргә ияләшү башта кыенрак булган Магнификка. «Яңа илләр, мәдәниятләр өйрәнәсе килү теләге дә көчле булганга авырлыкларга игътибар итмәдем. Мәскәү, Воронеж, Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң Казанның яшәү өчен тыныч, уңайлы булуын аңладым. Салкынга ияләнү җиңел булмады, хәзер дә безнең иптәшләр арасында әз генә суытып җибәрсә дә калын башлык, куртка киючеләр очрый. Үземә мондый һава торышы рәхәт тә кебек хәзер. Тынчу, эссе көннәр әз. Ашау ягына килгәндә дә, башта күп ризык ошамый иде. Борщны бөтенләй яратмадым. Бездә бит ашлар сыек ботка кебек. Хәзер инде тәмле тоела. Үзебез студентлар кебек гади ашлар пешерәбез. Фасоль кебек ярмалар, тавык итенә өстенлек бирәбез», – ди егет.
Укудан тыш ул дуслары белән футбол уйный. Университет өчен төрле ярышларда катнаша. Хәтта биюгә дә өйрәнгән булган. «Студентлар язы» бәйгесендә чыгыш ясаган. Театрларга да еш йөриләр икән.

«Безнең стипендия – 1700 сум. Ул гына бик аз, әлбәттә. Гаиләбездә әтием генә эшли, ул да булыша. Әле миннән башка да тагы өч бала – бер энем, ике сеңелкәшем бар. Шуңа да гел эш эзләргә тырышам. Белдерүләр буенча шалтыраткач та чит илдән икәнне белүгә, каршы төшәләр. Төзелештә генә тәкъдим булганы бар. Безнең илдән килгән Оливер исемле егет татар җырчысы белән җырлый бит, бәлки миңа да биюче булыргадыр дип шаяртам инде кайвакыт», – ди Магнифик.
Үз иленә сирәк кайта. Юл бәясе бик кыйбат икән. Бездәге акча белән, 100 мең сум тирәсе. Якыннары белән интернет, телефон аша аралаша.
Иң авыры – кешеләр безнең тән төсебез кара булгач, куркалар. Хәтта кайвакыт шәһәр транспортында янымда буш урын булса да, килеп утырмыйлар. Киләчәгемне кайсы ил белән бәйләргә теләвемне әлегә төгәл хәл итмәдем. Әгәр дә берәр татар яки урыс кызына өйләнсәм, эш таба алсам, һичшиксез, Казанда калыр идем. Үз илебездә бик тыныч тугел, – ди әңгәмәдәшем.

Магнифик белән саубуллашканда, борынгы халык мәкале исемә төште. «Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Лилия Гатауллина, Казан

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading