16+

«Май аенда 17 яшь туласы гына иде. Шул кадәр акыллы егет иде ул...»

29 март көнне Казанның Дәрвишләр бистәсендәге тимер юл кичүендә “Шевроле” машинасы кисәтү сигналына да игътибар итмичә, тимер юлга килеп менә, нәтиҗәдә поезд белән бәреләшә.

«Май аенда 17 яшь туласы гына иде. Шул кадәр акыллы егет иде ул...»

29 март көнне Казанның Дәрвишләр бистәсендәге тимер юл кичүендә “Шевроле” машинасы кисәтү сигналына да игътибар итмичә, тимер юлга килеп менә, нәтиҗәдә поезд белән бәреләшә.

Машинада утырган 4 пассажирның берсе – 17 яшьлек Руслан Шиһапов фаҗига булган урында ук җан бирә. Чөнки нәкъ менә машинаның ул утырган арткы пассажир ягы поездны “каршы” ала... 
Русланның ике буын туганы – Тимур исемле абыйсы белән элемтәгә кердек. 
– Май аенда аңа 17 яшь туласы гына иде. Шул кадәр акыллы, булдыклы, актив егет иде ул. Спортта да гел беренче иде, биергә, телгә осталыгы! Бәйрәмнәр алып бара иде ул. Кыска гына гомерен дә бик матур яшәп китте. Әлегәчә күңел ышанмый, – диде. 

Тимур әфәнде сөйләвенчә, Руслан Миңсылу әбисе белән Шамил бабайсы тәрбиясендә үскән. Әти-әнисе аерылышканнар. Дошманлашып яшәмәгәннәр. 
– Ул көнне Русланның укудан кайтып килеше була. Таксига утырган. Машинадагы тагын бер егетне бик авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр иде, махсус хәрби операциядән ялга кайткан икән, шулай диделәр. Ул да хастаханәдә өзелгән, бик кызганыч. Ут эченнән исән кайтып, монда берәүнең ашыгуы аркасында харап булды. Таксиның йөртүчесе 26 яшьлек кыз. Аңа машинадагы яшьләр: “Ашыкма! Тукта! Өлгермисең, поезд астына керәбез бит”, – дигәннәр. Ә ул тыңламаган. Тимер юл өстенә менеп тә баскан, поезд да китереп бәргән. Бөтен авырлык Русланга туры килгән, арткы утыргычта ишек янында ул утырган бит... – ди Тимур. – Миңсылу апа белән Шамил абыйның хәлен әйтеп аңлатырлык түгел. Әтисенең теләге белән Русланны 31 март көнне Биектауга җирләдек. Әти-әнисенә дә бик авыр. Нәселгә кайгы киләсе булса, төшләр керә, сизенәсең. Ә монда, гөрләп яшәгән җиреннән сүнде дә энебез... Русланны соңгы озатырга килгән кешенең күплеге! Дуслары, курсташлары... Иптәшләре ике көн эчендә 105 мең сум акча җыеп бирделәр. Руслан турында гел матур сүзләр генә сөйлиләр. Әйбәт егет иде шул, әрәм булды. Урыны оҗмахта булсын, тыныч йокласын инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

14

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading