16+

Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби: «Анда бездән башка беркем дә ярдәм итә алмас иде»

Болгарда яшәүче Павел Козенко-хәрби хезмәткәр-контрактчы. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрдән үк катнаша ул анда. Хәзерге вакытта ул туган авылында, яраланганнан соң тернәкләнү уза. Павел «Татар-информ»га биргән интервьюсында алгы сызыктагы көнкүреше, кәефе турында сөйләде.

Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби: «Анда бездән башка беркем дә ярдәм итә алмас иде»

Болгарда яшәүче Павел Козенко-хәрби хезмәткәр-контрактчы. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрдән үк катнаша ул анда. Хәзерге вакытта ул туган авылында, яраланганнан соң тернәкләнү уза. Павел «Татар-информ»га биргән интервьюсында алгы сызыктагы көнкүреше, кәефе турында сөйләде.

Павел Козенко – Болгардан. Ул сигез ай операцияның алгы сызыгында булган. Контракт буенча хезмәт итүче буларак, быелның 14 февралендә ул Беларуська өйрәнүләргә очкан. Ун көннән соң махсус хәрби операция башланды. Бу вакыт эчендә ул Донецк һәм Луганск республикаларында, Мариупольдә, Запорожск һәм Херсон өлкәләрендә булырга өлгергән. Агымдагы елның сентябрендә Павелны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгәннәр.

«Анда курку өчен урын юк»
Мин Ульяновскида 31 нче десант штурм бригадасында хәрби хезмәттә булдым. 2020 елда контракт төзедем. Махсус хәрби операциягә киткәндә, гаиләм китүемне хуплады, чөнки мин хәрби бурычымны үтим.

Фронттагы көннәр һәрвакыт кардиограмма кебек төрле-күтәрелешләр дә, аска төшүләр да бар. Барысы да тигез көннәр бик сирәк. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында күтәрелешләргә ияләшергә кирәк, анда курорт түгел. Ләкин артыңда син якларга тиешле якыннарың һәм туганнарың булганда курку юк. Шик-шөбһәләр булырга тиеш түгел. Минем башымда ВДВ девизы бар иде: «Бездән башка беркем дә».

Донбасс кешеләрен яклау – безнең бурыч, чөнки элек алар үз дәүләтләре дип санап йөргән хакимияыт аларга хыянәт иткән. Ул алардан читкә борылган. Җирле халык нацистлар эзеннән бармыйча, Россиядән ярдәм сорады. Шуңа күрә аларны саклау-безнең бурычыбыз.
Хәзер анда көрәш алып барганнарга бер йодрыкка тупланган тимердәй ихтыяр көче, госпитальләрдә булганнарга савыгу телим. Ә алгы сызыктагы егетләргә өметсезлеккә бирелмәскә теләр идем. Аларга кыюлык телим, алар барысы да иртәме, соңмф өйләренә исән-сау кайтачак. Онытмагыз: сезне өйдә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз көтә.

«Ахмаклар да, көчсезләр дә юк»
— 6 октябрьдә Херсон өлкәсендә хәрби бурычымны үтәгәндә яраландым. Бөтен нечкәлекләрен дә сөйли алмыйм. Янымда мина ярылды, Поляк минометлары безгә атты. Бу миномет ишетелми дә, күренми дә. Яралангач кына сизәсең. Хәзер мин реабилитациядә, ләкин аннан соң, Ватан: «Кирәк", - дисә, мин боерыкны үтиячәкмен. Ләкин барысы да мин теләгәнчә тиз түгел.

Анда, алгы сызыкта, сугышчылар арасында аерым мөнәсәбәт – анда дуслык үз башлангычын ала. Биредә ул сынала һәм икеләтә арта. Иптәшеңнең җилкәсе сиңа бик нык ярдәм итәчәк. Ир – атлар дуслыгы-ул, барыннан да элек, коллектив һәм ихтирам итү. Анда ахмаклар да, көчсезләр дә юк, барысы да бер берсе өчен.

ЛДНР, Запорожск һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр безгә коткаручылар кебек карадылар. Аларның күбесе, без аларны очратканда, тузган киемнәрдән, медицина ярдәменә мохтаҗлар. Мөмкин булганча, без аларга кирәкле ярдәм күрсәттек. Аларның күзләрендә курку укыла. Әгәр дә без аларның территориясеннән китсәк яки гаскәрләребез башка җиргә күчсә, алар бик курка. 

«Өметсезлеккә бирелмәскә Аллаһыга иман итү ярдәм итә»
Алдымда Аллаһыга иман итү миңа ярдәм итте. Бу миңа анда булган вакытта ярдәм иткән иң көчле корал. Икенчедән, өйгә, әти-әни янына кайту һәм аларны кайчан да булса күрермен дигән ышану теләге чиксез. Бу миңа сынмаска ярдәм иткән терәк.

Без анда ниндидер тәҗрибә, ниндидер нәтиҗәләр ясау өчен бармадык. Анда бездән башка беркем дә ярдәм итә алмас иде. Кешеләр безгә өметләнә һәм безгә һәрвакыт ышаначак. Махсус хәрби операциянең башлануы минем өчен дә, һәр офицер һәм хәрби хезмәткәр өчен дә шатлыклы хәбәр түгел. Ләкин бу кирәк иде. Барыбызның да югалтулары бар: бездә дә, аларда да һәм тыныч халык арасында да. Мин болай әйтәчәкмен: тынычлык булсын өчен, кайвакыт сугыш кирәк.

Фронттан туганнар белән элемтәгә кереп була. Мөмкин булганча элемтәгә чыга идем, туганнарыма ике айга якын шалтырата алмадык. Мөмкинлек барлыкка килгәч, безне оешкан төркем яшеренгән урынга җибәрделәр. Бу вакытта безгә интернет, вай-фай тараттылар, һәм без туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән сөйләшә алдык.

Анда махсус авырлыкларны очратмадым, ләкин алар булса да, соңыннан «рәхәтлеккә» чыга идек. Анда булганда шуны аңларга кирәк: синнән башка беркем дә синең турында кайгыртмаячак. Барысын да һәрвакыт үзең эшлә.

– Сезнең алда озакка сузылган тернәкләнү көтә, сез хәзер үзегезне ничек хис итәсез?

— Элекке белән чагыштырганда, үземне яхшырак хис итәм, реабилитациям 45 тәүлеккә сузылды. Дөрес, һава торышы үзгәргәндә, яралар үзләрен белгертә.

"Новая жизнь" газетасыннан

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading