Надежда Мюллер замана кызлары өчен үзенчәлекле һөнәр сайлаган. Ул – мал табибы. Май аенда Казанда узган «Яшь професионаллар» WorldSkills Россия чемпионатында I урын да яулады әле ул.
– Минем бабам мал табибы иде. Кечкенәдән терлек янында үстем. Әти-әнием дә шул өлкә кешеләре. Миңа һәрвакыт «кулың маллар белән эшләргә, аларны дәваларга ятып тора» дип әйтәләр иде, – ди Надежда.
Гадәттә яшьләр җайлырак, «җылырак» урын сайларга тырыша. Надежданың үзе теләп авыр һөнәр сайлавы шаккатырды.
– Ветеринария бик киң тармак. Кемдер абзарда сыерлар белән йөри, кемдер шәһәр клиникаларында этләр, мәчеләр дәвалый. Чит илдә санитар инспектор булып эшләү, лабораторияләрдә тикшерүләр үткәрү мөмкинлеге бар. Мин атлар табибы булырга хыялланам. Аларга кирәк булганда, катлаулы операцияләр ясыйсым килә. Атлар белән җитди шөгыльләнүче оешмалар әлегә Мәскәү һәм Мәскәү янында гына бар. Минемчә, бу бик зур өметләр баглаучы тармак. Белгечләрдән бигрәк, катлаулы процедуралар өчен җиһазлар җитеп бетми безгә. Атлар белән 2014 елдан бирле шөгыльләнәм. I курска укырга кергәч, «дөрес эшләдемме икән», дигән икеләнү бар иде. Шул вакытта мин шөгыльләнгән ипподромда атым кисәк үлеп китте. Күңелемне бу бик тетрәндерде. Әлеге вакыйгадан соң мин үз тормышымны ветеринариягә багышларга теләвемне тәгаен аңладым, – ди Надежда.
Ул белем алган Буа ветеринария көллияте WorldSkills чемпионатында ел саен яхшы нәтиҗә күрсәтә. 2018 елда аларның студенты Сахалинда узган Россия чемпионатында да беренчелеккә чыккан иде. Надежда да WorldSkills хәрәкәтендә инде өченче ел катнаша.
– 2017 елда көллият эчендә WorldSkills сынаулары уздырдылар. Барлык студентлар арасыннан минем эшләрне сайлап алдылар. Менә шулай чемпионатта катнаша башладым. 2018 елда ярыш вакытында бик нык дулкынландым, шуңа бары тик III урын гына яуладым. Быел мин инде «ветеран», артык нык борчылмадым һәм «алтын» медальгә лаек булдым. Ярышка берничә атна кала, көллияттән төнге 11дә генә чыга идек. Мин WorldSkillsка әзерләнүдән тыш, параллель рәвештә операция ясарга да ярдәм итә идем әле. Эшемне яратуым, аңа җаным-тәнем белән бирелүем дә җиңүгә этәргеч булгандыр, – ди Надежда.
Кызганыч, «ветеринария» компетенциясе әле дөнья дәрәҗәсенә чыкмаган. Шуңа да Надежда Россиякүләм ярышлар белән генә чикләнәчәк.
– Киләчәктә бөтен дөнья ветеринарларын җыеп үткәрелгән ярышта катнашырга өметләнәм. WorldSkills миңа кул белән эшләргә, яңа чит ил технологияләрен үзләштерергә ярдәм итте. Ярыш вакытында «Мираторг» оешмасы вәкилләре яныма килеп эшкә чакырган иде. Бу тәкъдим бик ошады, ләкин мин риза булмадым. Хәзерге вакытта югары белем алу турында уйларга кирәк. Ансыз булмый. Читтән торып та укыйсым килми, ул уку түгел инде. Бөтен көчемне белем алуга багышлыйсым килә, – ди Надежда.
Хәзер кыз чыгарылыш имтиханнарын тапшырып йөри. Казан ветеринария академиясе белән Ульяновск дәүләт аграр университеты арасында сайлана.
– Казанныкы дәрәҗәлерәк, ләкин юл ерак һәм читенрәк. Ә Ульяновскига барып-кайтып йөрү җайлырак. Укырга кергәндә дә WorlSkills ярдәм итте миңа, чөнки Россиякүләм ярышларда җиңүчеләрне югары уку йортларына конкурстан тыш кабул итәләр, – ди Надежда.
Фотолар язма героеның шәхси архивыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар