16+

«Малай ролен ир-егет башкарганы булмады»

5 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия теат­рында үзенчәлекле вакыйга тарихка кереп калды. Театрның Зур сәхнәсендә театр тарихында беренче мәртәбә «Зәңгәр шәл» спектаклендә үзешчән артистлар уйнады. Шуларның берсе Айзилә Шәймөхәммәтова – бүгенге «Яшьләр мәйданы»ның кунагы.

«Малай ролен ир-егет башкарганы булмады»

5 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия теат­рында үзенчәлекле вакыйга тарихка кереп калды. Театрның Зур сәхнәсендә театр тарихында беренче мәртәбә «Зәңгәр шәл» спектаклендә үзешчән артистлар уйнады. Шуларның берсе Айзилә Шәймөхәммәтова – бүгенге «Яшьләр мәйданы»ның кунагы.

Театр өлкәсендә махсус белеме булмаса да, сәхнәдә уйнау теләге белән янучыларның хыяллары чынга ашты. «Халык театры» Бөтенроссия бәйгесе кысаларында, Камал театры өч җиңүчегә «Зәңгәр шәл» спектаклендә катнашу мөмкинлеге бирде. 88 катнашучы арасыннан финалга узып тамашачыны таң калдырган Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты Айзилә Шәймөхәммәтова спектакльдән соңгы хис-кичерешләре белән уртаклашты.

– Айзилә, җиңүең белән тәбрик­либез! Сөйләп кит әле, әлеге бәйге турында каян белдең?
– Рәхмәт бик зур. Бәйгегә килгәндә, әлеге яңалыкны мине кайчандыр туган ягым Актанышта театр серләренә төшендергән режиссер Нур абый һәм аның тормыш иптәше актриса Альбина апа аша ишеттем. Аларның: «Үзеңне сынап кара, бәлки булдыра алырсың», – диюләре мине тагын да канатландырды. Сентябрь аенда әлеге конкурска гариза җибәрдем һәм 8-9 октябрьдә Актерлар йортында узган кастингта катнаштым.

– Мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашу зур әзерлек сорый...
– Дусларым, бигрәк тә әнием минем өчен җан атты. Аның – авылда, ә минем Казанда булуым да берничек тә киртә була алмады. Кичләрен чыгышымны видеоэлемтә аша кабатладык. «Кызым, син генә ерып чыга алырлык эш, булдырасың!» – диюе өметемне югалтмыйча, алга таба барырга ярдәм итте.

– Җиңүчеләр өчлегенә кергән көнеңне исеңә төшер әле. Нинди хисләр кичерергә туры килде?
– Кастинг ике көн дәвамында барды, чыгышым бары тик соңгы көнгә генә туры килде. Катнашучылар арасында бик көчле номерлар күрсәткәннәре шактый булды. Аларга карап: «Мин дә бер дә ким түгел», – дип утыруым хәтеремдә. Җиңүчеләр өчлегенә керүчеләр исемлегеннән исемемне иң соңгы булып яңгыраттылар. Шулчак бераз гына нәрсә булганын да аңламый тордым. Сәхнәгә йөгереп чыгып, кулыма диплом алгач кына ышандым дисәм дә була. Гомумән, чыгыш ясар алдыннан сәхнәгә алып чыгасы шәлемне дә онытып чыгып киткән идем. Бик борчылып, куркып кына нәтиҗәләр көтеп утырсам да, соңыннан бәхетемнең чиге булмады. Иң беренче булып әниемә шалтыраттым, шатлыгым белән уртаклаштым. Бары шуннан соң гына күңелемә бераз җылы керде.

– 80нән артык катнашучы арасыннан ни өчен нәкъ менә сине сайлаганнар дип уйлыйсың?
– Проза әсәремне сөйләп чык­каннан соң, җырлый белү осталыгымны да тикшерделәр. Җырладым. Соңыннан: «Камал театры сәхнәсендә нинди рольне уйнарга теләр идең?» – дип сорадылар. Һич кенә дә каушап калмыйча: «Бераз шаянрак образга керергә теләр идем», – дип җавап кайтардым да, жюриның сүз дә әйткәнен көтмичә: «Карчык ролен башкару бигрәк тә ошый, уйнап күрсәтимме?» – дип әрсезләндем. Шушы адымым белән үземә карата булган кызыксынуны тагын да арттырдым дип уйлыйм. Алар миннән башта җырны ун яшьлек малай образында башкаруымны сорадылар. Югалып калмадым, сәхнәгә йөгереп чыгып, шәлләргә төренеп, җырлыйсы моңсу җырны шаян итеп бер сулышта җырлап та бирдем. Минем уйлавымча, театрда иң зур рольне импровизация дә уйныйдыр. Шушы сыйфатка ия булуым, каушап калмау, сәхнәдә үземне тота белү, төрле яктан күрсәтә алу сәләтем бәлки җиңүемнең төп сәбәпләредер.

– Камал театры сәхнәсенә тәүге тапкыр менүең нинди тәэсирләр калдырды? Беренче репетиция­ләрең турында сөйлә әле.
– Репетицияләр ноябрь аенда башланып китте. Режиссерлар, Камал театры директоры Илфир Якупов белән берлектә, безгә рольләрне бүлеп тапшырдылар. Миңа малай роле туры килде. Шушы көнне үк «Зәңгәр шәл»не башка актерларның ничек башкаруын карадык, шуннан дәртләнеп кайтып китеп, сүзләремне ятлауга керештем. Икенче репетициямә килеп, Фәрит Бикчәнтәевнең ягымлы елмаюын, артистларның ачык йөзен күргәч, эмоцияләр ташыды. Каушатты да, шул ук вакытта сөендерде дә.

– Авыр булдымы? Үзеңне шелтә күтәрә ала торган кеше дип уйлыйсыңмы?
– Зур кисәтүләр ясадылар дип әйтмәс идем. Әмма мин моңа әзер идем. Уйнавымнан бөтенләй канәгать булмаган очракта да, үпкәли торган кеше түгел. Киресенчә, шундый тәҗрибә алуыма сөендем генә. Чыннан да, бу өлкәдә махсус белемем булмаса да, актерлык сәләтен ача алырдай бәйгеләрдә катнашып, үз-үземне алдан ук чыныктыра килдем. Хыялым шуңа күрә чынга ашты да, Аллага шөкер! Бу бик зур тәҗрибә булды дисәм дә, аз булыр кебек тоела. Театр белән бәйле чаралар кечкенәдән үк минем юлдашым булдылар, ә менә профессиональ актерлар белән бер сәхнәдә уйнау бөтенләй икенче нәрсә икән. Әлеге бәйге мине тагы да ныграк рухландырды, киләчәктә актриса булу хыялымны инде максат итеп куярга ярдәм итте.

– Малай ролен уйнау кыенлык тудырмадымы?
– Юк. Үземне төрле яктан, төрле образда сынап карау миңа, киресенчә, кызыклы гына тоелды. Миңа кадәр бу рольне башкарган талантлы актриса Гүзәл Шакирова да: «Элек-электән шушы малай ролен ир-егет башкарганы булмады. Гел кызлар туры килә иде», – дигәннән соң, бөтен җаным-тәнемне биреп уйнарга тырыштым.

– Киләчәгеңне театр белән бәйләсәң, журналистиканы калдырырга туры килергә мөмкин бит?
– Әлеге хыялымны үземнең иң төп максатым итеп куйдым. Журналист буларак каләм чарлавым, сөйләмемне шомартуым юкка түгел. Әлеге профессияләр охшаш һәм бер-берсен тулыландырып кына тора. Алла боерса, икесенә дә өлгерергә исәп.

Инзилә Хөсәенова, КФУ студенты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading