Шәһри Казан

Малай туса – 1000 сум, ә кыз туса 500 сум бирергә?!

Әгәр дә дәүләт хакимияте һәм муниципаль органнарда эшләүчеләргә 3 мең сумнан артык бәядәге бүләк бирелсә, алар аны үзләренең учреждениеләрендәге эшләр идарәсендә теркәтергә яки сатып алырга тиеш.

«Татарстан республикасында җирле үзидарә органнарында ришвәтчелек күренешләренә каршы көрәш» темасына үткәрелгән матбугат конференциясендә Кукмара, Яшел Үзән һәм Менделеевск районнары башлыклары өчесе беравыздан: «Безгә бүләк бирмиләр», – диделәр.
Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) Генераль ассамблеясе карары нигезендә, 2004 елдан башлап, 9 декабрь – Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

– Республикада дәүләт хакимияте һәм муниципаль органнар хезмәткәрләре эшенә 302 тикшерү оештырылды, 122 очракта муниципаль хезмәткәрнең ялган декларация тапшыр­ганлыгы ачыкланды, шуның өчен 75 хезмәткәр админис­тратив җавапка тартылды, – диде Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең сектор мөдире Салават Рәхимов.
 
Матбугат конференциясенә Казанга кадәр килгән муниципаль районнар башлыклары үзләренең җирлекләрендә ришвәтчелеккә каршы алып барыла торган көрәш турында гомуми яссылыкта гына сөйләделәр.
– Сораштырулар үткәрәбез. Халык сәламәтлек саклау, торак-коммуналь, төзекләндерү тармакларындагы кимчелекләрне күрсәтә. Исәп-хисап палатасы тикшерүләре бик тәэсирле, – диде Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин.

– Бездә муниципаль органнарда 76 кеше хезмәт куя. Алар ришвәткә ымсындыра торган эшләр белән көн саен очраша. Бу – җир кишәрлеге, ­социаль-мәдәни учреждениеләргә ремонт, сәламәтлек саклау. Акча биреп, табибларны һәм автоинспекторларны без үзебез котыртабыз, акча бирмәскә кирәк, – диде Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев.

Реклама

– Әле бер дустым сөйләп торды. Элек бала тудыру йортында, сабыйны өйгә алып чык­канда, табибларга бер тартма конфет белән шампан шәрабе бирәләр иде. Хәзер табиблар: «Конфет ташымагыз. Малай – 1000 сум, ә кыз – 500 сум», – дип, алдан ук әйтеп куя икән, – диде Валерий Чершинцев.

– Районның баш табибына күрсәтмә бирелде. Әгәр табибларның ришвәт алулары беленсә, баш табиб бу фактны хокук саклау органына хәбәр итәргә тиеш, – диде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.

Татарстанда үткәрелгән социологик сораштыруларда катнашкан халыкның 56 проценты ришвәт бирергә әзер булуын күрсәткән.
Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты мәгълүматларына караганда, республикада ришвәтнең уртача күләме – 35 мең сум.

Фото: mamaplus.md.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 13 января 2018 в 10:30
    Кайтарыйк Будулайны! «Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак түгел», – дип җырлыйлар. Җырлап караган бар минем, көтү көткәндә, чыбыркыны микрофон урынына тотып. Көне буе нишләмәк кирәк ул көтүдә, төрлечә маймылланып карыйсың инде. Моң дәрьясына чума гына башлаганда, берәр азгыны уҗымга каера, «Аһ, инәң башмагы, борыл!» – дип, аның артыннан йөгерәсең, микрофон-чыбыркыны шартлатып. Ә кайберәүләр борылып килгәч тә җырлаганнар, ахры. Чыбыркыны чын микрофонга алмаштырып, хәзер әнә сәхнәдә балкыйлар.
    191
    0
    0
  • 13 января 2018 в 09:10
    «Шәһри Казан»ның тугры укучысы Кайсы гына гәҗит 27 ел буе бертуктамый алдыручы тугры укучылары белән мактана ала икән?! Ә менә сезнең «Шәһри Казан» гәҗите шундый укучыларының берсе белән һичшиксез мактана, горурлана ала. Ул – Казан шәһәренең Нагорный бистәсендә яшәүче 85 яшьлек Асия апа Ибраһимова.
    141
    0
    1
  • 13 января 2018 в 10:00
    Шагыйрь җиңүе Декабрь ахырында Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль – төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә. 
    117
    0
    0