16+

Малайзиядә Россиягә кайта алмаучы хатын урамда бәби тапкан

Хатыным башта агачка ябышып торды, Аннары миңа тотынды, ике сәгатьтән бала туды һәм сабыйны кулыма алдым. Ул кычкырды, зур күзләрен тутырып миңа карады. Мин елап җибәрдем...

Малайзиядә Россиягә кайта алмаучы хатын урамда бәби тапкан

Хатыным башта агачка ябышып торды, Аннары миңа тотынды, ике сәгатьтән бала туды һәм сабыйны кулыма алдым. Ул кычкырды, зур күзләрен тутырып миңа карады. Мин елап җибәрдем...

Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, Малайзиядә калган Россия туристлары туган илгә кайтаруны көтәләр. Әле дөньяда карантин игълан ителгәнче үк Азиягә сәяхәткә киткән ирнең йөкле хатыны баласын урам уртасында табарга мәҗбүр була. Бу турыда «Лента.ру» сайтына хатынның ире Евгений сөйләгән.

Ир белән хатын былтыр октябрьдә ял итәргә китә. Наталья бу вакытта йөккә узганын белә, аның срогы әле бик аз була. Ир белән хатын күптән ял итәргә хыялланган, шуңа күрә алар бала туганчы ял итеп кайтмакчы була. Кышны Көньяк-Көнчыгыш Азиядә уздырып, мартта туган илгә кайтырга планлаштыралар. Таиландтагы Пхукет шәһәре аларның соңгы пункты булырга тиеш. Биредә аларның таныш табибы бар, ул туган илгә очканчы, хатынны карарга вәгъдә бирә. Ләкин коронавирус пандемиясе планга үзгәрешләр кертә.

Ир белән хатын Малайзиядә тоткарланып кала, илчелеккә мөрәҗәгать итәләр. «Башта билет бәясе йөз меңгә кадәр күтәрелде, аннары чикләр ябылды. Безнең акча бетә башлады, курыктык, ярдәм сорадык. Консул вәгъдә бирде, ул безне эвакуация рейсы исемлегенә кертергә тиеш иде», — ди Евгений.

Апрельдә алар консуллыкка бара. Биредәге бер хезмәткәр сәяхәткә чыгып киткән өчен, йөкле хатынны «җавапсызлыкта» гаепли. Аларны кунакханәгә урнаштыралар. Җиде көннән куып чыгаралар һәм башка урынга урнаштыралар. Анда шартлар начаррак була. Тагын бер көннән бу номерны да бушатырга кушалар. Консуллык аларны хостелга җибәрә. Тик хостелда бу гаиләне кабул итмиләр, хатынның йөклелеген сәбәп итеп әйтәләр.

Шуннан соң ир белән хатын консуллыкның кабул итү бүлмәсендә каршында урамда кунарга мәҗбүр була. Аларга раскладушка бирәләр. Шул төндә йөкле хатынның тулгагы башлана.

Ир белән хатын беренче очраган кунакханәгә бара. Алар шунда ванна бүлмәсе яки экстрен ярдәм сорау төймәсе тапмакчы була. Табиб чакыру өчен аларның акчасы булмый.

«Безне кунакханәгә кертмәделәр, урамга чыгып киттек. Ташландык йорт таптык, койма аша шунда кердек һәм хатыным бала таба башлады. Ярдәм табудан тәмам өметне өзгәч, без бу хәлгә алдан әзерләнә башлаган идек инде — видеолар карап куйдык. Ләкин бала чит кеше бакчасында урамда дөньга килер дип башыбызга да китермәгән идек. Хатыным башта агачка ябышып торды, Аннары миңа тотынды, ике сәгатьтән бала туды һәм сабыйны кулыма алдым. Ул кычкырды, зур күзләрен тутырып миңа карады. Мин елап җибәрдем, без хатыным белән икебез дә елаштык», — дип сөйли Евгений.

Шуннан соң ир белән хатын бу өйгә кереп, ванналарын табалар. Биредә берничә көн яшиләр, аннары полициягә мөрәҗәгать итәләр. Медицина хезмәткәрләреннән башка гына бала тудыруларын, аңа документлар рәсмиләштерүне сорыйлар.

Евгений сүзләренчә, консуллык хезмәткәрләре ярдәм итми. «Безгә ярдәм итүче бердәнбер кеше — ул полиция хезмәткәре. Алар чыннан да безнең хәлебезгә керде, безгә азык-төлек, памперслар алып килделәр», — ди Евгений.

Бу гаилә Малайзия хакимияте ярдәменә өметләнә. YouTube-блогер төшергән видеоны карап, биредә яшәүчеләр дә алар турында белеп алган. Блогер танышы Евгенийга йөк ташучы булып эшкә урнашырга ярдәм иткән.

Хәзер алар Россиягә булачак авиарейсны көтә. Архангельск шәһәрендә аларның олы улы һәм әти-әнисе бар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading