16+

Әманәтне үтәмәү ни өчен куркыныч?

Ислам динендә әманәт дигән төшенчә бар. Аллаһы Тәгалә аның зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп, Коръәндә шулай дип әйтә: «Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне иясенә кайтарырга куша, әгәр дә кешеләр арасын хөкем итсәгез, гаделлекне саклап хөкем итәргә әмер итә.

Әманәтне үтәмәү ни өчен куркыныч?

Ислам динендә әманәт дигән төшенчә бар. Аллаһы Тәгалә аның зур әһәмияткә ия булуын күрсәтеп, Коръәндә шулай дип әйтә: «Дөреслектә, Аллаһ сезгә әманәтләрне иясенә кайтарырга куша, әгәр дә кешеләр арасын хөкем итсәгез, гаделлекне саклап хөкем итәргә әмер итә.

Дөреслектә, Аллаһ сезне нинди яхшы рәвештә вәгазьли. Чынлыкта, Аллаһ ишетүче, күрүче Зат» (Ән-Нисә –58).

Әманәт үз эченә сакларга бирелгән әйберләрне һәм тапшырылган вазифаларны ала. Бу төшенчәгә бик күп нәрсә керә. Шуңа күрә ул Коръәндә күплек санда килгән.

Бүгенге көндә җәмгыятьтәге бөтен проблемаларның башы әманәт юкка чыгуга, үтәлмәүгә бәйле. Дәүләттә эшсезләр саны артуы, гаиләләр таркалуы, сату-алудагы алдау, кеше милкенә кул сузу, табибның авыруларга тиешенчә дәва күрсәтмәве, ятим балалар күбәюе әманәт юкка чыгу сәбәпле. Кешеләр ни өчен үзләренә тапшырылган әманәтне үтәмиләр? Моның төп сәбәбе йөрәктә иман булмауга бәйле. Әгәр кешедә Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышану булмаса, ул әманәт буларак бирелгән бурычларын үтәми башлый, аларны үтәүгә салкын карый. Мөхәммәд (с.г.с) шулай әйтә: «Әманәте булмаган кешенең иманы юк (зәгыйфь иманлы), ә килешүне үтәмәгән кешенең дине юк» (Әхмәд).

Ислам динендә әманәтнең төрләре

1. Аллаһ биргән ислам дине – әманәт;
Бу дөньяда бөтен кеше дә балигъ­лыкка җиткәннән соң, үлем килгәнчегә хәтле Аллаһ йөкләгән вазифаларны үтәргә тиеш. Коръәндә Аллаһы Тәгалә ислам динендәге бөтен әмерләрне һәм тыюларны әманәт дип атады. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Без әманәтне (шәригать йөкләмәләрен) күкләргә, җиргә һәм тауларга үз өстегезгә алыгыз дип тәкъдим иттек, ләкин алар аны үз өсләренә алудан баш тартты һәм аннан курыкты. Кеше аны үз өстенә алды. Дөреслектә, ул Аллаһка каршы килеп, үзенә карата золымлык кылучы, әманәтне үтәмәгән өчен җәзага тартылачагын белмәүче зат булды».
Тәфсир галимнәре бу аятьтә «әманәт» сүзе шәригать йөкләмәләрен, ягъни әмерләрне вә тыюларны аңлата дип әйтә.

Аллаһы Тәгалә беренче кеше – Адәмне ислам дине вазифалары белән йөкләгәнче, ул аларны күкләргә, җиргә һәм тауларга тәкъдим итте. Галимнәр фикеренчә, Аллаһы Тәгалә бу вакытта аларга акыл һәм сөйләм сәләте бирде, ләкин күкләр, җир һәм таулар бу әманәтне өсләренә алудан курыктылар. Шуннан соң аны Адәм алды.
Шушы аятьтән аңлашылганча, ислам дине белән яшәү кеше өчен бик зур әманәт булып тора. Әгәр дә ул аны үтәмәсә, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аны газапка тартачак.

Кемдер: «Ни өчен Раббыбыз кешегә шундый йөк биргән?» – дип әйтергә мөмкин. Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә шәригать кануннарын кешенең хокукларын чикләү, аның тормышын авырайту өчен иңдермәде. Киресенчә, шәригать кануннары яхшылык һәм яманлыкны аерырга, тормышны дөрес алып барырга ярдәм итә. Ягъни кеше бу әманәтне үтәсә, үзенә бары тик файда гына китерәчәк.

2. Кешедә булган бөтен әгъзалар – әманәт;

Кешедәге күз, колак, кул, аяк, тел – бөтенесе дә әманәт булып санала. Аллаһы Тәгалә аларны хәерле нәрсәләрдә куллану өчен бирде. Әгәр кеше аларны гөнаһлы гамәлләрдә кулланса, Кыямәт көнендә алар аңа каршы сөйләячәк. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Кыямәт көнендә Без аларның авызларына мөһер куячакбыз. Шул вакытта аларның куллары Безнең белән сөйләшәчәк, ә аяклары кылган гөнаһлары турында шәһидлек бирәчәк».

Кыямәт көнендә кеше үзен җәһәннәмнән коткару өчен кылган гөнаһларын инкяр итә башлый. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә аңа, сөйләшә алмасын дип, мөһер куя. Шуннан соң кешенең куллары кылган гөнаһлары турында сөйли башлый, ә аяклары, моны раслап, шәһидлек бирә.

3. Балалар – әманәт;

Балалар – Аллаһы Тәгаләнең әти-әниләргә биргән бүләге. Алар кешегә бу дөньяда әманәт итеп бирелде. Шуңа күрә әти-әниләр балаларына бик игътибарлы булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә алар өстенә балаларга әхлакый тәрбия бирүне, матди яктан тәэмин итүне йөкләде. Бүгенге көндә балаларның әхлаксыз, тәрбиясез булып үсүләре, олыларны хөрмәт итмәүләре әти-­әниләрнең өсләрендәге әманәтне үтәмәүләренә бәйле.
 
Мөхәммәд (с.г.с.) бер хәдисендә, ир белән хатынның гаиләдәге вазифаларын аңлатып, шулай ди: «Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы. Җитәкче – көтүче һәм ул үз карамагында булган кешеләр өчен җаваплы. Ир кеше үз гаиләсендә көтүче һәм ул үз карамагында булган кешеләр өчен җаваплы. Хатын-кыз да үз иренең өендә көтүче һәм ул да үз карамагында булган нәрсәләр өчен җаваплы».
Бу хәдистә ир һәм хатын көтүче белән чагыштырыла. Көтүче үз көтүе өчен ничек җаваплы булса, әти-әниләр дә балаларына карата шулай җаваплы. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә алардан балаларына нинди тәрбия бирүләре хакында сораячак. Шушы вазифалары өчен, Ул аларга яки әҗер-савап, яки җәһәннәм газабы бирә.

4. Эшкә лаеклы кешене кую әманәт һәм кушылган эшне башкару да әманәт;

Бервакытны Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с) янына бер кеше килеп, Кыямәт көне турында сорады. Мөхәммәд (с.г.с) әйтте: «Әгәр дә әманәт юкка чыкса, Кыямәт көнен көт». Бу кеше: «Әманәтнең юкка чыгуы ничек була соң ул?» – диде. Мөхәммәд (с.г.с) әйтте: «Әгәр дә эш лаек булмаган кешегә тапшырылса, Кыямәт көне киләсен көт» (Бохари).

Һәр эшне яки һөнәрне белемле, булдыра ала торган оста кеше башкарырга тиеш. Әгәр берәр эшкә лаексыз кешене билгеләсәләр, бу әманәткә хыянәт итү була. Бервакытны Әбү Зәрр (р.г.) Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.с.) шулай дип әйтте: «Мине бер шәһәрнең җитәкчесе итеп куймыйсыңмы?» Мөхәммәд (с.г.с.), аның җилкәсенә кулы белән сугып: «Әй Әбү Зәрр! Чынлыкта, син бу эшне булдыра алмыйсың. Ә ул эш – әманәт. Кыямәт көнендә әманәтне тулысынча үтәүчеләрдән кала, аны үтәмәү түбәнчелек һәм үкенеч булачак».

5. Эшне башкаручыга хезмәт хакын вакытында түләү – әманәт;

Бу бигрәк тә дәүләт җитәкчеләренә һәм эш белән тәэмин итүчеләргә кагыла. Ислам динендә кеше хакы хөрмәткә лаеклы бик зур хак булып санала. Шуңа күрә, әгәр дә берәү икенче кешене яллап эшләтеп хезмәт хакын бирмәсә яки тулысынча түләмәсә, аңа зур гөнаһ языла.
6. Кеше әйткән серне саклау – әманәт;

Әгәр дә бер кеше икенче кешегә үз серен сөйләсә, аны башкаларга сөйләргә ярамый. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтә: «Әгәр дә бер кеше нәрсәдер сөйләп, як-ягына каранса, ул – әманәт».
Әгәр кеше иптәшенең серен башкаларга сөйләсә, бу икейөзлелек галәмәте булып санала.

7. Сакларга калдырылган әйбер – әманәт.

Мөхәммәд (с.г.с.) әйтә: «Әманәтне биргән кешесенә кире кайтар һәм хыянәт иткән кешегә хыянәт итмә». Бер кеше икенче кешегә саклау өчен акча яки берәр җиһаз калдырырга мөмкин. Бу бирелгән әйберләр әманәт булып санала. Аны үз файдаңа кулланырга, зыян китерергә ярамый.
Исламга хәтле гарәпләр Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с)гә «әмиин» (ышанычлы) дигән исемне юкка гына бирмәгән, чөнки ул сакларга бирелгән әйберне иясенә исән-имин килеш кайтара торган булган.

Әгәр бөтен кеше дә үзенә бирелгән әманәтне үтәсә, җәмгыятьтә тәртип урнаша һәм халыкның хокуклары үтәлә башлый. Шул сәбәпле кешеләр арасында үзара ышаныч барлыкка килә. Әманәтне үтәүчедән Аллаһы Тәгалә риза була һәм башкалар да аңа хөрмәт белән карый.

Алмаз хәзрәт Сафин, «Өметлеләр» мәчете имам хатибы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading