16+

Маньякның 19 ел элек кылынган тагын бер җинаяте ачыкланган

19 ел элек Башкортстан кызының Евгений Петров кулыннан үлүе билгеле булган.

Маньякның 19 ел элек кылынган тагын бер җинаяте ачыкланган

19 ел элек Башкортстан кызының Евгений Петров кулыннан үлүе билгеле булган.

2001 елның маенда Петров, Дуван районы аша барганда, автовокзал янында автобус көтеп торган кызны күрә һәм аны авылына кадәр алып кайтырга тәкъдим итә. Әмма ул юлда барганда кырга кереп китеп, кызга пычак белән янып, аны көчли, аннары буып үтерә. Пычак белән дә кадап, урманда ташлап китә. Кызның гәүдәсен сентябрь аенда гына табалар. Җинаятьчене кайнар эздән тота алмыйлар.   

Шактый еллар үткәч кенә, кызның үтерелү билгеләренең Евгений Петров кылган җинаятьләр белән охшашлыгы ачыклана. Шуның өстенә ул үзенең корбаннарын гел юлда сагалап торган.

1975 елгы Петров Новоуральскида туган. Компьютер урлаганы өчен шартлы рәвештә хөкем ителә. Армиядә чак кына командирын үтерми кала. Анна кайткач, слесарьлыкка укып, әтисе эшләгән комбинатка эшкә урнаша. Эчми, тартмый, автоспорт белән кызыксынган, тыныч кына күренгән егет өйләнә, баласы туа.
1998 елда туганнарына кунакка барган 12 яшьлек мәктәп укучысын юлда очратып, аны көчли һәм үтерә. Бер елдан тагын бер кызны үтерә. Аннары 14 яшьлек кызны урлап китә. Кызларның берсенең дә гәүдәләрен таба алмыйлар.  

Күпмедер вакыттан гөмбәчеләр биш кызның гәүдәсенә юлыга. Алар барысы да югалган кызлар була. Шул ук районда тагын бер кызның гәүдәсе табыла.
Җиле халык полиция хезмәткәрләренә машиналы бер егетнең юлда очраган кызларны озатып куярга тәкъдим итүе турында сөйли. Әмма җепнең очы табылмый.
2003 елда Евгений Петров милициягә килеп, бер кызны урлаганнарын күрүен сөйли. Ул машинаны күреп калуы турында әйтә. Полиция хезмәткәрләре аның урланган кыз турында бик тәфсилләп сөйләвенә игътибар итә һәм аның фатирын тентиләр. Фатирдан иң соңыннан үтерелгән кызның алкасын табып алалар. Алканы кызның әниләре таный. Шуннан Петров ун кызны үтерүен әйтә. Ул машинасын арткы ишекләр эчтән бикләнерлек итеп эшләвен, тәрәзәләрен караңгылатуын, тавыш ишетелмәсен өчен көчле аудиосистема куюын да сөйли.  
Ике кыз маньяктан кача алган. Алар да Петровны таныйлар.

Петров гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә. Төрмәдә үзенә кул салырга тели, әмма аны коткарып калалар. Унбиш ел утырганнан соң, тагын бер кызны үтерүен үзе әйтә, дип яза bloknot.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading