16+

Марат Җаббаров министрлык сүзенә колак салмаган районнарны атады

Быел республика җирләренең 1,8 млн гектар мәйданын сабан культуралары тәшкил итә. Барлыгы исә 2,8 млн гектардан артык мәйданда чәчү эшләре алып барылган.

Марат Җаббаров министрлык сүзенә колак салмаган районнарны атады

Быел республика җирләренең 1,8 млн гектар мәйданын сабан культуралары тәшкил итә. Барлыгы исә 2,8 млн гектардан артык мәйданда чәчү эшләре алып барылган.

Культураларның аерым мәйданнарына килгәндә, Татарстанда шикәр чөгендере 14 мең гектарга азрак чәчелгән һәм хәзер ул 49,3 мең гектар мәйданны били. Ә киметелгән урынга исә бөртекле культуралар чәчкәннәр.

Әмма чәчү белән генә булмый. Уңыш югары булсын дисәң, барлык технологияләрне үтәп, үсентене дөрес тәрбияләп үстерү кирәк. Шул максаттан, Татарстанда 500 гектардан артык сөрү җирләре булган хуҗалыкларга махсус эремәле стационар җайланмалар урнаштырылган.

Бу үсемлекләрне саклауны тагын да нәтиҗәлерәк итәчәк, - ди ТР Премьер-министры     урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров.

Әлеге җайланмаларны Әтнә, Минзәлә, Кукмара, Аксубай, Балтач, Кайбыч, Саба районнарының барлык хуҗалыкларында да диярлек урнаштырганнар. Ә менә Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Менделеевск районнарындагы авыл хуҗалыкларында министрлык мөрәҗәгатенә колак салучы булмаган. Әмма үсемлекләрне сакламау һәм тиешле чаралар күрмәү басуларда чүп белән бергә корткычларның артуына да китерәчәк.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading