Үзегез яшәгән йортны күз алдына китерә аласызмы? Матур гына йорт инде ул, тәрәзәләреннән якты кояш нуры төшеп тора. Син дә талгынга гына үз эшеңне эшләп йөрисең.
Булганына сөенәсең, булмаганына өметләнәсең. Шул рәвешле әйбәт кенә яшәп ятканда, йортыңның бер тәрәзәсе юкка чыга. Ябыла, томалана. Мәңгелеккә. Өй эчендә дә, синең үзеңдә дә әллә ниләр үзгәрми. Тормышың да һаман элеккечә кебек. Тик аның инде бер тәрәзәсе юк. Яктылык та, җылылык та азаеп кала. Караңгырак, салкынрак тормышың үзеңне дә үзгәртә башлый. Тормышың нәкъ бер тәрәзәгә нурсызлана.
Якын кешеләреңне югалтуны да шулайрак күзалларга мөмкиндер.
Илфак якын иде. Әле үзен күргәнче үк. Мин Башкортстанда чыга торган татар яшьләре гәзите «Өмет»кә юмор бите әзерлим. Юмористик әсәр язам диючеләр күп инде ул. Тик ул әсәрләрнең күбесе... нәрсә дип әйтим инде... ә-ә-ә, гәзит форматына туры килми. Шуңа мин русларны тәрҗемә иткәлим. Тик бер алар белән генә дөнья көтеп булмый. Аптырагач, интернеттан эзлим. «Татарстан яшьләре»ндә юмор көчле була торган иде. Әһә, бар шул боларда. Үзебезгә бирердәйләрен аерып алып куям. Соңыннан аерып алынган язмаларның барысы да бер авторныкы булып чыкты. Илфак Шиһапов. Татар язучыларының барысын да беләм дип йөрсәм дә, моны белмим икән. Сораштырып та карыйм, тәгаен генә әйтүче юк кемлеген.
Бер мәлне, кассета чыгару нияте белән, Казанга килдек тә «Оскар рекордс» студиясендә тукталдык. Шунда үземнән бик өлкән булмаган бер егет белән танышып киттек. Бу ачык инде шундый, теләсә нинди темага сөйләшеп булырлык. Һәр өлкәдә үз фикере бар, аны кызык итеп җиренә җиткереп әйтә дә белә. Кофе чөмерәбез, тартып та керәбез. Сүз арты сүз чыга. Бу да берничә гәзиттә юмор бите алып бара икән. Юмористлар юклыгына зарланышабыз. Шунда искә төшә.
– Карале, сездә бер шәп язучы бар бит, – дим. – Юморны манчып та карый инде. Беркемнекенә дә охшамаган. Гади генә нәрсәдән дә әллә нинди мәгънә китереп чыгара ала. Илфак Шиһапов исемле.
Теге серле генә елмаеп куя.
– Мин ул.
– Яп-яланаяк! – дигән сүзне мин русчалатып җибәрәм. – Кит аннан!
Танышу шул чамарак килеп чыкты. Аннан соң, Казанга килгәләгәндә, гел диярлек очрашып тордык. Кофе белән тәмәке бетсә дә, сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел иде. Берсендә ул Илсөя Бәдретдинованың альбомын биреп җибәрде:
– Менә шушындый бер нәрсә маташтырдык. Тыңлап кара әле.
Без Уфага кайтканчы тыңлап кайттык. Бу бөтенләй без белгән, без өйрәнгән нәрсә түгел иде. Мин ярата торган Владимир Высоцкийның татарча, заманча яңа вариантыдыр сыман да тоелып куйды. Мондый кысага гына сыйдырып бетерерлек тә түгел иде. Уфада да яратучылар, сораучылар күп булгач, моны, кулдан гына күчереп, берничә кешегә бирдек. Тыңлаганнарның күбесе Илсөянең поклоннигына әйләнә барды. Аны-моны аңлаганнары җырлар авторы Илфакны да мактап куйгалады. Бу – татар эстрадасына Илфак Шиһапов белән Илсөя Бәдретдинова алып килгән яңа юнәлешнең тәүге адымнары иде.
Әлеге юнәлешне мин бүген дә тәгаен генә ничек атарга белмим бугай. Тәгаен генә бер кысага да сыймаган кебек алар. Бәлки, белемем җитмидер, бәлки, теләгем дә юктыр. Аның нәрсә дип аталуы артык мөһиммени инде... Тыңлап туйгысыз җырлар булгач, шул җитәдер кебек. Һәрхәлдә, миңа шул да җитә. Җыр белгечләре үзләре карар. Миңа калса, Илфакның җырларын да, прозасын да җитди өйрәнерлек җирлек бар. Боларны күрү, колачлый алу өчен, бәлки, беркадәр вакыт узуы кирәктер. Киләчәк белгечләре аларны күз уңыннан ычкындырмас дигән өметтә калыйк.
Казанга бер килгәндә, Илфак Восстание урамында хәер сорашып утыручы бер карчык турында сөйләп алды. Ул аны күргән, сөйләшкән инде. Илфак бит ул хәер сорашучылар белән дә, зур вазифалы кешеләр белән дә ихлас итеп сөйләшә белә иде. Миңа да кызык тоелды, бу карчык минем ни анда, ни монда бармый тукталып калган бер романның героинясы сыман иде. Киттек теге урамга, карчыкны күреп бераз сөйләндереп, хәер биреп килдек. Әллә ни күп вакыт та үткәрмәдек, ашыга идек, шулай да карчык хәтердә калды. Роман инде минем күңелдә әзер иде. Шул рәвешле минем «Бердәнбер һәм кабатланмас» дип аталган әсәр барлыкка килде. Илфак «Ана» дигән җыр язды. Хәтерлисездер әле:
Зур шәһәрнең ачы җиле
Әйләнә дә тулгана.
Ике таш йорт уртасында
Басып тора бер ана.
Хәзер искә алам, Илфак белән сөйләшүләрнең барысы да диярлек гел иҗат, әдәбият, эстрада, юмор һ.б. турында булган икән. Ниндидер идеяләр, аларны тормышка ашыру юллары турында. Күпләре эшләнгән дә онытылган инде, күпләре шул килеш калган, чөнки аларның барысын да җиренә җиткерү өчен бер кеше гомере генә җитәрлек түгел иде. Хәтта тормышка ашмаганнары да кадерле, чөнки алар ниндидер яңа эшләргә этәргеч булган. Очрашып сөйләшкән саен, бер-беребезне илһамландырып торганбыз.
Очрашып сөйләшә алмый аерылышкан чак та булган икән. Әле ул гастрольдә, әле мин. Очрашырга дип сүз куешабыз да килеп чыкмый. Ниһаять, очраштык. Икебез дә ашыгабыз. Бер мәлне аның телефоны шалтырады. Беренче өч минуттан ук чамаладым инде, сөйләшүләре озакка китәчәк – Илфак телефон аша кемнеңдер концертына сценарий «диктовать итә». Бераздан миңа шалтыраттылар. Мин җыр тексты әтмәлләп бирдем. Шулай эшләрне бетерүгә, мине каядыр тавыш яздырырга чакырып шалтыраттылар. Ризалашыргамы, баш тартыргамы дип торганда, Илфакны да чакырдылар. Ул очрашуда без бер-беребез белән исәнләшеп һәм саубуллашып кына кала алдык.
Сүзне тәрәзәдән башлаган идек. Томаланганчы, ул тәрәзә хакында бик уйламыйсың бит. Ничектер ул шулай булырга тиеш, яктылык шуннан төшәргә тиеш кебек тоела. Бу тәрәзә мәңге булыр сыман, аны хәтта теләсәң дә юк итеп булмас сыман тоела. Югалткач кына хаталануыңны аңлыйсың. Илфак киткәннән соң да тормышның бер тәрәзәсе томаланган кебек булды. Әллә нәрсәләр үзгәрмәде дә кебек. Әмма дөнья бер дуска кимрәк, бер тәрәзәгә нурсызрак булып калды.
Икенче яктан карасаң, мондый чагыштыру дөрес түгелдер кебек. Илфак үзенең кыска гына гомерендә әллә ничә кеше дә башкара алмаслыкны эшләп китте сыман. Юмористик әсәрләре бар – гомер буена фәкать юмор гына язучылар да сокланырлык. Эстрадада яңа юнәлеш тудырды, яңа җыр калдырды. Продюсер буларак та аның эшчәнлеген бик югары бәялиләр, бу өлкәгә нигез салучыларның берсе, диләр. Шуның өстенә менә дигән кыз-уллары үсә. Кызы Зәринәнең язмаларын укыганым бар. Өметем зур аңа. Менә шулай булгач, Илфак үзеннән соң да балкыячак нур калдырып китте дип әйтү дөресрәктер.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Комментарийлар