Бәйгедә үз аудиториясен тапкан проектлар да катнашты. Мисал өчен, “Татар кызы”, “Яз гүзәле” конкурслары. Аларга бу өстәмә финанс ярдәм алып, проектны икенче баскычка күтәрү мөмкинлеген бирде.
“Әйдә ШаяРТ” Татар лигасы оештыручылары да яңа проект тәкъдим итте. “Шалт, Мөхәммәтҗан!” тапшыруы хәзерге заманда популяр стендап, миниатюра, импровизацияне берләштерә. Һәр чыгарылышта иң яхшы комик билгеләнә һәм ул 10 мең белән бүләкләнә. Проектның яшь чикләве - 18+.
– Элек ТНТ каналында “Убойная лига” дигән проект бар иде. Анда юморның бар юнәлеше кулланылган. Безнең проектта да төрле юмор юнәлешендә сәхнәдә чыгыш ясыйлар. “Шалт, Мөхәммәтҗан!” ТМТВ каналында күрсәтеләчәк. Бу “Әйдә ШаяРТ”ның икенче җимеше. Татар юморы хәзер 5 нче сыйныфка гына китте. Үсәргә урын җитәрлек, – диде “Әйдә ШаяРТ” һәм “Шалт, Мөхәммәтҗан!” проектларының продюссеры Рамил Әгъдиев.
Шулай ук, татарча квест, фестиваль, җыен һәм башка кызыклы проектлар үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Татар кушымталарына килгәндә, мәсәлән, татарча навигатор, татар телле белгечләрне эзләп табарга ярдәм итүче “ESHLIM.TATAR” сервисы, “Таптым” танышу кушымтасы әзерлек этабын уза. Шунысы хак, бар проектлар да кирәкле. Киләчәктә тырышлыкның нәтиҗәсе күренер дип өметләнеп калабыз.
Комментарийлар