16+

Марат Әхмәтов урынына кем билгеләнде?

Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп Марат Җәббаровны билгеләде.

Марат Әхмәтов урынына кем билгеләнде?

Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп Марат Җәббаровны билгеләде.

Марат Җәббаров моңа кадәр Буа районы башлыгы вазифасын башкарды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителде.

"Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә вазыйфасыннан азат ителде», — дип хәбәр итә портал.

Марат Җаббаров - 1983 елның 3 июлендә Чистай шәһәрендә туа. Хезмәт юлын 2000 елда республиканың Биектау районында «Бөреле» җәмгыятендә программист буларакбашлый. 2003 елдан «Бөреле» заводы урынбасары, аннары генераль директоры булып эшләгән.Әлеге вазифада ул 2013 елга кадәр эшләгән.

2013 елда аны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасына билгеләнде.

2017 елда Җаббаров Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды, ә шул елның сентябрендә район башлыгы итеп билгеләнде.

Марат Җәббаровның Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,  икътисад фәннәре кандидаты. Казанның меңьеллыгы истәлегенә медаль, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, шулай ук Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиаданың истәлекле медале белән бүләкләнгән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading