16+

«Марат Мухин – татар эстрадасының Игорь Крутое»

Кичә УНИКС концертлар залында популяр композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухинның иҗат кичәсе узды. Әлеге тамашаны бик күпләр күрергә теләгән булсалар, җитезләр генә килә алды: билетлар бернинди рекламасыз әллә кайчан ук сатылып беткән иде.

Зәвыклы тамашада Маратның иҗатташ дуслары катнашты. Концертның беренче өлешен  Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов алып барды. Алар композиторның тормышыннан кызыклы фактлары сөйләделәр, аны тамашачыларга башка яктан ачтылар. Мәсәлән, Марат тәүге җырын 5 яшендә, ә хитын 8 яшендә язганын әле беркем дә белми иде.

Тамашаның икенче өлешен Данир Сабиров белән Рифат Зарипов алып барды. Кызык сөйләп, алар тамашачыны көлдертте, күңелен күрде.

Концертның үзенчәлеге - сәхнә уртасындагы рояль. Марат уйнады, дуслары җырлады. Җанлы концерт булды. «Марат Мухин - татар эстрадасының Игорь Крутое», - диде Данир Сабиров. Һәм монда сүз көрәштереп булмый.

Браво, Маэстро!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading