16+

Марина Патяшина коронавирус йоктыручылар саны артуга аңлатма бирде

Сентябрь күрсәткечләре, статистик мәгълүматлар буенча, иң түбәне санала. Көзнең беренче аенда уртача 24 кешедә яңа вирус раслана торган булган.

Марина Патяшина коронавирус йоктыручылар саны артуга аңлатма бирде

Сентябрь күрсәткечләре, статистик мәгълүматлар буенча, иң түбәне санала. Көзнең беренче аенда уртача 24 кешедә яңа вирус раслана торган булган.

Сентябрь аенда халык җәйге ялларыннан кайтып, эшкә чыккач, ә укучылар, студентлар уку йортларына килгәннән соң, республикада коронавирус йоктыру очраклары кисен артыр дип курыккан иде табиблар. Әмма сентябрь күрсәткечләре, статистик мәгълүматлар буенча, иң түбәне санала. Көзнең беренче аенда уртача 24 кешедә яңа вирус раслана торган булган. 
Октябрь уртасыннан бу сан өскә үрмәли башлады. Моның сәбәбен Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина болай дип аңлатты:
- Октябрь уртасыннан езнең коронавирус кына түгел, ә гомумән, вируслы авырулар саны арта. Безнең өчен гадәти булган салкыннар килде. Мондый һава торышы вируслар үрчүгә һәм таралуга уңай шартлар тудыра. Шуңа да ноябрьдә коронавирус йоктыручылар саны арту күзәтелде. Бу үсеш декабрьдә дә дәвам итә. Вәзгыять киеренке, әмма тотрыклы, - диде Марина Патяшина.
Декабрь аенда Татарстанда тәүлек саен уртача 90 кешедә яңа коронавирус инфекциясе теркәлә. 9  декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, республиканың 11137 кешесендә әлеге вирус расланган. 
- Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә хәлләр күпкә яхшырак, - ди Марина ханым. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading