16+

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле булды

7 ноябрь көнне, традицион гадәт буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия тапшырылды.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле булды

7 ноябрь көнне, традицион гадәт буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия тапшырылды.

Әлеге бүләк 2014 елдан алып, ике елга бер тапкыр бирелә. Билгеле булганча, беренче тапкыр премия Г.Камал театры артисты  Ренат Таҗетдиновка, Әтнә театрын оештырган Гомәр Мәрдановка һәм Түбән Каманың Т. Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиевка тапшырылган иде. 

Быел әлеге дәрәҗәле бүләкне ияләре Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кулларыннан кабул итеп алды. 

-Татар сәнгате дөньясында бүген чыннан да зур вакыйга. Моннан биш ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов театр өлкәсендә зур казанышлары өчен Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен булдыру хакында Указ чыгарган иде. Татарстан  Конституциясе көнен бәйрәм иткәндә без барыбыз да бирегә җыелдык. Марсель Сәлимҗанов туган халкына, югары сәнгатькә хезмәт итте. Аңа бүген 85 яшь тулган булыр иде. Ул татар театры сәнгатен, мәдәниятебезне бөтен Россия һәм чит илләргә танытты, талантлы актерлар труппасын туплады, Төрки дөньяда иң яхшы театр дигән дәрәҗәгә иреште, - дип бәяләде мәрхүм режиссер хезмәтен Фәрит Мөхәммәтшин. 

Парламент җитәкчесе фикеренчә, Туфан Миңнуллин һәм Марсель Хәким улы татар театрының тоткасы, “алтын баганасы”на әверелде. Куелган һәр премьера вакыйга әверелде. 
-Камал театры аларның эшен лаеклы дәвам итте. Тамашачылар хәзер дә зал тутырып йөри. Сез бик зур максатка хезмәт итәсез. Сез туган телебезне саклаучылар. 

Быел Марсель Сәлимҗанов премиясен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, “Сөембикә” операсында төп партияне башкарган Гөлнора Гатинага, Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһаншага һәм “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияргә тапшырылды. Бүләкнең күләме 200 мең сум. 

Г.Камал театрының баш режиссеры билгеләп узганча, ел саен 7 ноябрьдә  Марсель Хәким улы рухына багышлап, яңа спектакль тәкъдим ителә. Быел тамашачылар Александр Володин әсәре буенча “Санаулы кичләр”  спектаклен тамаша кылды. Аны режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән. Рольләрне Люция Хәмитова, Минвәли Габдуллин, Алмаз Борһанов, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Алсу Каюмова, Искәндәр Хәйруллин башкара. 

Лилия Локманова

“Санаулы кичләр”  спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ

Марсель Сәлимҗанов исемендәге бүләкләрне тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading