Моннан ары машина алмый ярамас, соңгы тиеннәрне җыеп, кредит алып, соң булса да, гомер буе ияреп килгән җитешсезлекне төзәтергә кирәк. Гел җәяү йөрергә димәгән…
Тукта, тукта… Хатыны беркөн нәрсә диде әле… «Гайфетдинкәем, биш дистәне вакласаң да, һаман шул яшь көе саклангансың», – дидеме?.. Әйе, нәкъ шулай диде бит. Әнә яшьтие Фәррахның алтынсу төстәге «Джиб»ы бар... Тик башы пеләш, ияге бүлтәеп, асылынып төшкән, корсагы рульгә тия, бер иңсәсе калыккан, берсе иңгән... Бергә эшләгән Гыйләҗне генә ал. Йөрәге авырта, нервылары су керпесе инәләредәй тырпаешкан, күзләре тышка чекерәеп чыккан… Ә Гайфетдиннең, сөбханалла, буе төз, чәчләре үз урынында, фигурасы да ничава… Урамда машина куасы юк, теге яктан кем килеп чыгар да бу тарафтан кайсы сарыгы күзен акайтып юлга атылыр икән, светофор уты кайчан янар, «погонлы абзыйлар» кайчан туктатыр икән дип баш катырасы юк. Рәхәтләнеп җәяүләп элдертәсе генә.
Комментарийлар