16+

Машина бәяләре арта

Сатучылар уйлавынча, быелның дүртенче кварталыннан башлап машина сатып алырга теләүчеләрнең саны бермә-бер артачак. Алар фикеренчә, кешеләр алга таба, бәяләр артудан куркып, транспорт чарасын тизрәк сатып алырга тырышачак.

Сатучылар уйлавынча, быелның дүртенче кварталыннан башлап машина сатып алырга теләүчеләрнең саны бермә-бер артачак. Алар фикеренчә, кешеләр алга таба, бәяләр артудан куркып, транспорт чарасын тизрәк сатып алырга тырышачак.

Быелның беренче яртыеллыгында Россиядә җиңел автомобильләрнең уртача бәяләре 3,5 процентка арткан. «Алар алга таба да үсәчәк, чөнки җитештерүчеләр курс аермасын ота алмады», – дигән «Автостат» белгечләре.

«АвтоСпецЦентр Hyundai» компаниясенең гендиректоры Алексей Потапов әйтүенчә, 2014 елның декабреннән башлап, (бу вакытта доллар ике тапкырга артты) барлык автокомпанияләр дә курс динамикасын айлап күзәтә. Һәм шушы вакыт эчендә доллар 10 проценттан артса, алар бәяне күтәрергә хокуклы. Азрак булганда тәэсир итми. Ягъни августтагы валюта базарындагы үзгәрешләр буенча сентябрьдә бәяләр күтәрелү ихтималы бар.

«Рольф» компаниясенең үсеш буенча директоры Владимир Мирошников сүзләренә караганда, җитештерүчеләр бүген рубль курсы вазгыятен күзәтә. Хәзерге вакытта бәяләр күтәрелүнең төп сәбәбе – мәгълүм булганча, өстәмә бәягә салым 18 проценттан 20 процентка кадәр күтәрелү көтелә. Хәзерге вакытта җиңел автомобильләргә бәя артуның төп сәбәбе итеп нәкъ менә шуны атыйлар. Мирошников фикеренчә, җитештерүчеләр моңа алдан әзерләнә.

Дамир Абдуллин, машина алып-сату белән шөгыльләнүче:

– Минем уйлавымча, яңа кертелгән автомобильләргә бәяләр күтәреләчәк. Аеруча чит илдә җыелган машиналар кыйммәтләнер дип уйлыйм. Ә безнең илгә алданрак кертелгән һәм әлегә сатылмый калганнарның бәяләре артмастыр дип уйлыйм. Кулдан алынган машиналарга да бәяләр ярты ел эчендә аз-азлап күтәреләчәк. Бер елгы машинаның бәяләре төрле сәбәпләр аркасында шактый аерылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading