16+

Машина откан егет: «Минеке булыр дип уйламадым да!»

Кирәк бит, ә! Тамаша кылырга барган җиреңнән машина отып кайт әле! 19 гыйнвар көнне Казанда цирк бинасында уздырылган «Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасын оештыручылар, көрәшчеләр белән беррәттән тамашачыларны да зурлап, машина уйнаттылар.

Бүләккә куелган Lada Granta машинасын Балтач районы Арбор авылы егете Салават Әсхадуллин отты.
– Әйдәгез көрәш карарга барабыз дип иптәшләремә дә әйтеп, сигез билет алган идем. Танышларым арасында, анда машина да уйнатачаклар икән, дип, очрашып йөргән кызларына да билет алучылар булды. Мин үзем машина оту турында бөтенләй уйламадым да, бары тик көрәш карарга дип кенә килгән идем. Билетларны иптәшләремә биргәндә дә алдым да бирдем, номерларын да карамадым – ди Салават.
– Машина откан кешенең кичерешләре ниндирәк була ул? – дим.
– Номерны игълан иттеләр. Минеке булырга мөмкин дип башыма да килми. Тагын кабатлагач, янымда иптәшләр әйткәч кенә янә бер карасам, хәйран калдым: мин машина отканмын! Кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетереп булырлык түгел, – ди Салават.
Ул үзе дә – көрәш буенча Россия чемпионы, яшүсмерлар арасында күп тапкырлар Татарстан чемпионы булган егет. Данлыклы көрәшчеләр Айдар, Ринат Хәйретдиновлар белән бер авылдан, өчесенең дә остазлары – Дамир Гобәйдуллин.

Әлфия Хәлиуллина фотосы

Зөлфия Хәлиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading