16+

Машина откан Флүдә Гадрисламова: “Төне буе йоклый алмадык, әле дә һаман ышана алмыйбыз”

Актаныш районының Яңа Кормаш авылыннан Гадрисламовлар кичә сайлауда катнашып машина отты.

Машина откан Флүдә Гадрисламова: “Төне буе йоклый алмадык, әле дә һаман ышана алмыйбыз”

Актаныш районының Яңа Кормаш авылыннан Гадрисламовлар кичә сайлауда катнашып машина отты.

Аларны котлап, без Флүдә ханым Гадрисламова белән элемтәгә кердек.

– Машина отармын дип тә түгел, истәлеккә калыр дип куйган идем мин ул фотоны социаль челтәргә. Алай да #ВсейСемьейНаВыборы
#ТатарстанАлга хэштегларын куйдым. Кичке тугызлардан соң хат килде. Машина оттыгыз, котлыйбыз, диелгән. Ирем Алмазга, бу нәрсә икән, дим. Ул җавап язма, сөйләшмә, ди. Мошенниклар булырга мөмкин дип шикләндек инде. Шуннан ватсаптагы авыл төркеменә котлап яза башладылар. Мәдәният йортында эшли торган авылдашым Эльмирага шалтыраттым, дөрес хәлме соң бу, дим. Дөрес, Флүдә, үзем откан кебек сөендем, видеосы бар бит, карагыз әле, ди. Аннан соң да ышана алмадык әле. Туганнарым шалтырата, безнең нәселдәгеләргә дә шундый бәхет ишелеп төшәр икән, диләр. Төне буе йоклый алмадык, әле дә һаман ышана алмыйбыз, – дип сөйләде безгә Флүдә ханым. 

Әмма үзендә ниндидер бер сиземләү булган анысы. Сайлаудан кайткач, анда бирелгән кәгазь беләзекләрне алып өстәлгә куйганда, номерларына игътибар иткән. Ире Алмазга, болар нәрсәгә кирәк икән, машина откан очракта шул номерларына карыйлардыр инде дип, үз соравыма үзем җавап та бирдем әле, ди үзе.

Флүдә үзләреннән уналты чакрым ераклыктагы авылга йөреп, математика укыта. Машина руле артында үзе йөри. Машинамны яңартырга кирәк инде дип уйлап йөри идем, менә нинди зур бәхет елмайды, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Поздравляю

    Мөһим

    loading