16+

Маскалы студентның беренче көне: тизрәк урамга чыгасы килә...

Заманча проблемалар заманча карарлар таләп итә. Биналарда маска киюләр, температура тикшерүләр, мероприятиләрне кыскарту, үзгәрешләргә әзер булу – болар барысы да бүгенге вәзгыятебездә гадәти күренеш. Барысына да канәгать булып, яшьтәшләрең җәмгыятенә куанып, яраткан шөгылең белән мавыгып яшәргә генә кала. Әмма озакка барыр микән?

Маскалы студентның беренче көне: тизрәк урамга чыгасы килә...

Заманча проблемалар заманча карарлар таләп итә. Биналарда маска киюләр, температура тикшерүләр, мероприятиләрне кыскарту, үзгәрешләргә әзер булу – болар барысы да бүгенге вәзгыятебездә гадәти күренеш. Барысына да канәгать булып, яшьтәшләрең җәмгыятенә куанып, яраткан шөгылең белән мавыгып яшәргә генә кала. Әмма озакка барыр микән?

Кесә телефонына сәйлән сыман бер-бер артлы тезелешеп, минут саен шалтырарга әзер булган будильник тамгалары, тырышып, ипләп үтүкнең кайнар парларында тигезләнергә мәҗбүр булган костюм-чалбарлар. Күзләреңне көч хәлләр белән ачып, төнлә йөрергә яраткан “лунатиклар” сыман йомылган күз кабаклары белән юынасың, авылдан өйдәгеләрең биреп җибәргән кабартма, өчпочмак авыз итәсең дә, тизрәк иртәнге аҗдаһадан кеше кыяфәтләрен булдырырга тырышып, йортыңнан автобуска чабасың. Чабып кына да түгел, тәмам очасың. Кыскасы, беренче сентябрь. Бер сүз белән, студент укырга ашыга.

Соңгы уку семестрын күпчелек шәкертләр өйләрендә, кирәк чакта гына компьютер алдына утырып, яисә бөтенләй иртә белән уздырылган параларда мендәр кочаклап кына уздырдылар. Бәлки шуңадыр да, бу көзне киләсе курска күчү процессы ниндидер үзенчәлекле эмоциональ көчкә ия булды дисәм, бер дә ялгышмам. Әйтерсең, беренче сыйныфка барасың, билләһи. Кулда чәчкә бәйләме генә җитми. Киенеп-ясанып, көн-төн Казанның һәр почмагын әйләндереп алган автобусларның берсенә утырасың да, кирәкле тукталышыңны көтеп, барасың уйланып. И-и-и, сагындырган икән шундый чаклар... 

Биек үкчәләрен “цок-цок” китереп, чәчләрен кинолардагы сыман җилдә очыртып берсеннән-берсе гүзәл беренче курс студентлары Казан урамнары буйлап атлап бара. Безгә исә, олы курслыларга, кырыйдан елмаеп, сокланып калырга гына кала. Яшь чак – җүләр чак диләр. Чыннан да шулай икән. Алда ниләр көтәсен белми әле алар.  Дәфтәр-дәфтәр язмалар, рефератлар, курс эшләре, лекцияләр, очрашулар. Әмма үзизоляция аркасында озаклап бер урында утыргангамы, ул сүзләр хәзер куркыныч булып яңгырамый, ә киресенчә, зарыгып көтелгән көндәлек мәшәкатьләренә әверелде дә куйды. Шундый уйлар белән мавыгып, институт ишегенә барып төртелүемне сизми калдым. Хәзер исә, беренче чиратта, кулыңа сумкаңның иң тирән, серле урыннарыннан казып чыгарылган студент билетын түгел, ә быел һәрберебезнең аерылмаслык атрибутын – маска алырга ашыгасың. Пандемия барыбызны да үзгәртте шул. Әле тагы ишекне ачарга да өлгермисен, маңгаеңа секунд эчендә температура тикшерә торган әллә нинди механизмнарны төртәләр дә куялар. Ул вакытта үзеңне касса аша үткәрелгән ризык дип хис итәсең, билләһи. Күңелле, шул ук вакытта шүрләтә.

Беренче пара. Күптәннән күрешмәгән, рәхәтләнеп сөйләшмәгән курсташларың, җәй буена җыелган бихисап кызыклы вакыйгалар, хәлләр һәм тизрәк уртаклашырга кирәкле хәбәрләр. Аудитория жу килә. Әлбәттә, өч ай буе бакчада яшелчә-җимеш, кояш нуры арасында ләззәтләнеп йөргән яшьләрнең бер урында, һавасыз  “белем банкасы” эчендә тозланып утырасы килми. Бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Беренче сентябрь өчен гадәти күренеш. Шуңадыр да, һәр дәрес саен укытучыны бүлеп, полиция хезмәткәрләренең сиреналары сыман яңгырап, маска кию буенча тәртип саклаучы кереп торды. “Маскагызны ярты биткә киергә!”, “Төшерергә тыела!” дип әйтүчеләр бер көн өчен бик күп булды. Әлбәттә, аларны да аңлау мөмкин – һәркем үз эшен башкара. Әмма студент кеше өч сәгать дәвамында бертуктаусыз маскада җыелган углекислый газны суларга тиеш түгелдер инде ул. Шуңа күрә, тәнәфес берничә минут кына булса да, урамга ашыгырга туры килә. Бөтенләй саф һавадан арынасы килми бит, җәмәгать.

Заманча проблемалар заманча карарлар таләп итә. Биналарда маска киюләр, температура тикшерүләр, мероприятиләрне кыскарту, үзгәрешләргә әзер булу – болар барысы да бүгенге вәзгыятебездә гадәти күренеш. Шуңа барысына да канәгать булып, яшьтәшләрең җәмгыятенә куанып, яраткан шөгылең белән мавыгып яшәргә генә кала. Әмма озакка барыр микән? Яңадан дистанцион укуга әйләнеп кайтмабызмы? Барысын вакыт күрсәтер дип әйтәсе килә. Тик күрсәтмәсен иде барыбер.

Айзилә Сабирова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading