16+

Маскасыз кибеткә дә, транспортка да кертмәячәкләр

20 апрельдән алып кибетләргә, хезмәт күрсәтү урыннарына һәм транспортка битлекләрсез керү тыела. Шул ук көннән чәчтарашханәләр дә эшли башлаячак.

Маскасыз кибеткә дә, транспортка да кертмәячәкләр

20 апрельдән алып кибетләргә, хезмәт күрсәтү урыннарына һәм транспортка битлекләрсез керү тыела. Шул ук көннән чәчтарашханәләр дә эшли башлаячак.

20 апрельдән алып кибетләргә, хезмәт күрсәтү урыннарына һәм транспортка битлекләрсез керү тыела. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең 18 апрель көнне дөнья күргән карарында хәбәр ителә.

Әлеге таләпләр республикада санитар-эпидемиологик хәлләр яхшыланганчы үтәлергә тиеш, диелә рәсми документта.

Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр дә эшли башлаячак. Эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү мәҗбүри таләп була. Клиентларны алдан язылу буенча кабул итәләр. Һәр клиент арасында ун минутлык интервал, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, коралларны дезинфекцияләү башкарылачак.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләренә антисептиклар, шәхси саклану чаралары — маска, респиратор, перчатка — бирергә тиеш.

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading