16+

Матурлык алиһәсе

Бер күрүдә үк күңелне яулап ала торган, үзенә җылы хисләр, ярату, сөю хисләре уяттыра торган сөйкемле кешеләр була. Венера Шәрипова әнә шундый мөлаем йөзле, сөйкемле сөяге булган асыл зат иде.

Матурлык алиһәсе

Бер күрүдә үк күңелне яулап ала торган, үзенә җылы хисләр, ярату, сөю хисләре уяттыра торган сөйкемле кешеләр була. Венера Шәрипова әнә шундый мөлаем йөзле, сөйкемле сөяге булган асыл зат иде.

Ул – Мәскәү консерваториясен тәмамлаган опера һәм эстрада җыр­чысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты. Аның сәхнәгә чыгуы яисә ниндидер бер җые­лыш-мәҗлестә күренеп алуы яшен яшьнәгән шикелле була. Юк, коры, кырыс, дәһшәтле булганы өчен алай дип әйтүем түгел. Яшен берьюлы бик күп нәрсәләрне күз ачып йомганчы яктыртып күрсәтеп ала. Венера Шәрипова сәхнәгә чыгып басу белән дә бөтен зал яп-як­ты була иде.

Җырчының ялкын тулы күзләренең, бриллиант тавышының нуры бар кешегә тигез төшә: композиторның моң диңгезенә алып кереп чумдыра, шагыйрь сүзе җегәрен таныта, оркестр музыкантларының ни дәрәҗәдә тоемлы уйнавын капшап чыга.

Шулар аша җырчы үзен ача. Моңа фәкать иң олы маэстролар гына үз талантларын сәнгатьнең нечкә кануннарына буйсындырып ирешә ала. Венерабыз – борынгы галәмнең матурлык алиһәсе – менә шундый мог­җизалар ясарга сәләтле шәхес иде.

Бөрлегән чибәрлеге...

Җырчы тавышын без тау астыннан челтер-челтер аккан чишмә суы белән чагыштырабыз. Аның тавышы көмеш чишмәләрнең суын эчкәнгә көмеш шикелле, дибез. Кызык. Әгерҗедә Уразайда да, Салагышта да чишмәләр юк. Бу авыллардан 10-15 чакрым җирләрдә чишмәләр бөтенләй чыкмый. Әнә тегендә урман эчендәге куаклар арасына поскан кып-кызыл бөрлегәннәр карап тора. Венера үзе дә кызарып пешкән бөрлегән төсле тулып, елмаеп торыр иде. Җырчыбыз туган нигездә гомер кичергән Кәүсәрия Даутова бу чибәрлекнең серен бик тә гади итеп ачып салган иде.

– Венера балачакта урманнан кайтып керми иде. Бөрлегән җыюдан башы чыкмады. Кызыл бөрлегәнне бик тә, бик тә ярата иде. Үзе дә шуларга охшап чибәр булып өлгерде. Бакчаларда чәчәк ата, минем иркәм, бөрлегән, дип җырлыйлармы әле? Безнең Венера турында ул... – дия торган иде.
Хаклы булган бит Кәүсәрия. Бөрлегән чыкның саф суларында коенып, зарарлы матдәләрдән арынган чиста суларын эчеп үсә һәм пешә. Бөрлегән яраткан кеше бөрлегәнгә охшамый, нәрсәгә охшасын?! Әлбәттә, җырчыбызга чибәрлекнең бер өлеше Уразай урманнары бөрлегәннәреннән йоккан.

Бриллиант тавышы кайдан?

Европа картасына, аннары Татарстанныкына күз салыйк әле. Кунычлы итек шикелле ике ил бар аларда. Берсе – атаклы җырчылары белән дөньяны шаккатырган Италия, икенчесе – Италиянең үзендә татарча җырлаган, итальяннарны татар җырын танырга мәжбүр итүче Венера Шәрипованың туган ягы Әгерҗе районы булыр.

Әгерҗеләргә менә шушы хикмәтле хикәятне сөйләвем.
Фәрештәләр дөньяны гизеп йөри икән. Җыр тыңлап ял итәргә Италиядә туктыйлар. Матурлык алласы Венера боларны күрә. Сөйләшеп китәләр.

– Мин сезгә серле итек бирәм. Авырыксынмыйча алсагыз иде. Аның балтырына адәм баласы тавышын тылсымлы, әфсүнле итә торган сихерле дару салынган. Италия шикелле итеккә охшаш бер җиргә килеп җиткәч, һавадан урман-болыннарына сибеп калдырыгыз даруны. Ул илдә бөек җырчы үсәр! – ди Алиһә.

Фәрештәләр шундый илне Татарстанда, Әгерҗе якларында табалар. Алиһәнең юравы юш килә, Әгерҗе җирендә бөек җырчы туа.
...Венераның иҗаты үзе кебек гел матур мәгънәле, затлы җырлардан гына тора. XX гасырның 50нче, 60нчы, 70нче елларында татар аны тыңлап, аңа сокланып яшәде.

«Каян килә бу кадәр көч, тавыш, талант?» – дип, үзебездән үзебез сорап куяр идек. Моңа бер дә баш ватасы булмаган. Алар халык иҗат иткән җырларның үзендә, композиторлар һәм шагыйрьләр язган көй-шигырьләрдә, туган җирдә, туган якта икән ләбаса.
Миндә Венера Шәрипованың «Сәхнә канатларым» дип исемләнгән ике генә битлек язмасы бар. Аннан кайбер юлларны китерәм: «Күрәсең, сәнгатьне ярату тойгысын тәрбияләүгә әти-әнием дә булышкандыр. Әтием Гәрәй Халит улы Шәрипов Әгерҗе районының Уразай авылында туып-үскән. Ул, Кызыл Армия командиры булып, Үзбәкстанда басмачыларга каршы көрәшкән. Әнием Җамалетдинова Мөнирә – Чүпрәле районының Мунчалы авылында туып-үскән кеше, башлангыч мәктәпләрдә балалар укытты. Алар икесе дә үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнашырга вакыт табалар иде. Әтием җырлый, әнием бии иде. Әмма ул чакта заманы бик кыен иде, аларга, күрәсең, сәләтләрен үстерергә мөмкинлек булмагандыр...»

Әйе, Венераның мәшһүр җыр­чы булуы өчен, һичшиксез, Уразай, аның гомер-бакый бай табигате, тапкыр кешеләре кирәк булган, дип уйлыйм мин. Уразай – Салагышка терәлеп тора торган 75-80 йортлы авыл. Шәриповлар йорты тирәсендә күп агачлар үскән. Хәзер аларның берсе генә – төз гәүдәле карт чыршы гына утырып калган. Авыл халкы аны Венера истәлеге итеп кадерләп саклый. Моның үзенә күрә бер кечкенә генә тарихы бар. Гәрәй абыйның туганы Сәрвәрия дә җыр яраткан булган. Улы Вилин исә курай моңнарына сокланган. Венера апасы Мәскәү консерваториясендә укыганда җәен авылга кайткач, Вилин, чыршы башына менеп, Уразай камышыннан үзе ясаган курайда көй суза. Венера чыршы төбенә утырып, аның уйнаганын дөньясын онытып тыңлый торган була...

Театрның сәнгать таҗы

...Мин театр сәнгатенең таҗы булган операны чын ярату белән яратам. Моңа мине олы апам Зәйтүнә өйрәтте. 1955 елдан бирле Җәлил театрында куелган опера спектакльләрен кат-кат карап барам. Бер үк партияне төрле артистлар җыр­лаганын тыңлап йөрим. Аларны бер-берсе белән чагыштырып карау мөмкинлегем бар. Венера Шәрипованың бөек артист булуын раслау өчен, дөнья классикасы операларыннан мисаллар китерү кирәк булыр дип исәплим.

...Италиянең бөек композиторы Пуччини 1903 елда «Мадам Баттерфляй» (татарча мәгънәсе күбәләк хатын) операсын яза, ул японнар тормышыннан, аристократларны күңел ачтыра торган җырчы кызның мәхәббәте турында. Русча вариантында аны «Чио-Чио-сан» операсы дип йөртәләр. 1998 ел июненең беренче көннәрендә Казанга Чио-Чио-сан партиясен җырлаган артистларның ханбикәсе Мария Биешу килгән иде. Молдован җырчысы – СССР халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм Сталин бүләкләре лауреаты. Болар аның нинди җырчы икәнен күрсәтеп тора. Безнең зур концерт залында чыгыш ясады ул.

1968 елда японнар дөньяның Чио-Чио-сан партиясен башкаручы барлык күренекле җырчыларны Токиога җыялар. Кем итальянча Чио­-Чио-санны иң шәп җырлый? Артистларны ярыштыралар. Мария Биешуга берәү дә тиңләшә алмый, аңа чыкканы булмый. Беренче бүләк аңа. Биешу – исән Чио-Чио-сан. Казанда концерттан соң сөйләшеп киттек. Венера Шәрипова исемен зур ихтирам һәм хөрмәт белән искә алды ул. «Язгы гөрләвек кебек гөрләтеп җырлый иде», – диде кунак җырчыбыз. Минемчә, Чио-Чио-санның үз авызыннан чыккан сүзләрдән дә яхшы бәя була алмый. Күрәсез, татарның үз Чио-Чио-саны булган икән!

...Җәлил театрында Венера Шәрипова 22 елда 30дан артык баш партияне җырлады. Нинди партияләр иде алар! «Евгений Онегин»да Татьянаның яшь кызларга хас җиңеллеге, керсез рухы, саф мәхәббәте, «Трубадур»да Иоланта образын фәкать җыр нечкәлекләре белән психологик яктан тулы күрсәтә алуы. ...Тагын? Тагын кемнәр?.. Аның уенында милли гореф-гадәтләр, милли хисләр аралаша, кайбер сүзләрнең мәгънә үзенчәлеге, сөйләм үзенчәлекләре образларны бизи. Бу сыйфатлар характерларны тулыландыра, әсәр героеның рухын, рухи халәтен яңачарак, киңрәк ачып сала.

Венера Шәрипова – киң колачлы җырчы. Миңа калса, ул татар җырчыларына күп ягы белән уңай йогынты ясады: профессионализм, шигырьнең мәгънәсен, көй мәгънәсен тирән аңлап җырлау, сүзләрнең, иҗекләрнең, хәтта аерым авазларның да дөрес әйтелеше, интонация­ләр, төшенчәләрдә басым төгәллеге саклау. Венера Шәриповадан соң театрның опера сәнгатендә дә, эстрада сәнгатендә дә зур артистлар үсеп чыкты. Шунысына шатланам, алар Шәрипова күләгәсендә югалып калмады. Традицияләрне онытмыйча һәм бозмыйча, Венера Шәрипованың гөлләр бакчасында үзләренчә үсеп киттеләр. Монысын да аның бәяләп булмый торган казанышы, дип саныйм. Яшьләргә киртә булмады, опера театрыннан ул 44 дүрт яшендә китте.

Китә белде

Венера – горур кеше иде. Әмма аралашу, фикер алышу өчен ул бик җиңел иде. Кояш мәгъруранә кызару белән кызарып баткан кебек, Венера опера сәхнәсеннән горуранә җырлавы белән үзенә мәдхия укып китә белде.

Аннары эстрадада балкыды, чәчәк атты. Ул Финляндиядә, Югославиядә, Төркиядә, Даниядә, Франциядә, Англиядә, Италиядә җырлады. Совет заманында чит илгә баруны бүгенге ерак гастрольләр белән чагыштырып буламы соң?! Җиз иләктән үтте. Теге илләрдә дә, теге авыр заманда да татарча җырлады, татар моңын пропагандалады. Бу – чын батырлык! Финляндиядә аны, яратып, «Зөһрә йолдыз» дип йөрттеләр. Бөек артистыбызны Финляндия Президенты Урхо Кекконен үз кабул итте. Монысы – татар сәнгатькәрләренең чит илләр Президентлары дәрәҗәсендә беренче кабул ителүе иде. Горурлык!
Халкын да, аның опера һәм җыр сәнгатен дә, үзен дә башка милләтләр белән бертигез күреп яраткан олы шәхес иде Венера Шәрипова. Димәк, ул үз җырларында башка халыкларның да уртак уй-тойгыларын чагылдыра алган. Аларны дөнья классикасы дәрәҗәсенә күтәреп җырлаган. Венера Шәрипованың бөеклеген менә ниләр билгели.

Мәгъсүм ГӘРӘЕВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading