16+

Матурлык биттә генә түгел

Көн тудымы, яңа фаҗига ишетеп, йөрәкләр әрни. Кайларда гына ничек кенә өзелми яшь гомерләр: юллардагы һәлакәтләрдә, су буйларында, ризыкларыбыздан...

Матурлык биттә генә түгел

Көн тудымы, яңа фаҗига ишетеп, йөрәкләр әрни. Кайларда гына ничек кенә өзелми яшь гомерләр: юллардагы һәлакәтләрдә, су буйларында, ризыкларыбыздан...

Очраклы гына әҗәлләр дә саклый адәм баласын. Яшәлмәгән яшь гомерләр бигрәк кызганыч. Ә менә Мәскәү шәһәрендә матурлык салонында массаж ясатканда бакыйлыкка күчкән кызны һич кенә дә жәлләмәдем. Үзе сайлаган язмыш. Бөтен тапкан малын битен ясатырга, үзенә генә тоткан, үзен генә яратучы бу 30га да җитмәгән кыз баланы, бик тырышса да, аңлый алмый безнең заман буыны.

Яшьлек үзе матур бит инде ул. Кершән-иннекләр сөртмичә дә балкып тора. Юккамыни халкыбыз җыр­ларында «йөзләрең алсу алма, күрсәм, йөрәгем яна» дип җырламаганнар. Кырларда саф һавада эшләп үскәнгә, битләребез алсу иде шул безнең. Ә хәзергеләр көне буе экран каршында утыралар да агарып суырылып калалар. Нинди генә кыйммәтле кремнар сөртсәң дә, табигый яшьлек матурлыгына җитми инде ул.

Матурлык корбаны булган шул кызның фотосын күрдем мин – сөйкемле генә бала. Каш ясыйм дип, күз чыгарган инде, бахыр. Иң аянычлысы: ул ялгызы түгел, андыйлар шактый. Әнә бервакыт телевизордан Малахов тапшыруында бугай, матур гына борынына операция ясатып, коточкыч кыяфәткә кергән кызны күрсәткәннәр иде. Анысын да кызганмадым. Әгәр акчалары бик күп булып, кая куярга белмәсәләр, гомерләре кыл өстендә булып, яшәү сәгатьләре санау­лы күпме авыру балалар бар, шуларны дәваларга бирсеннәр.

Аннары матурлык дигәннән, әгәр дә эчең матур, күңелеңдә игелек булмаса, тышкысы аның кабык кына. Ә инде күңелендә җылылык булса, әллә ни чибәр булмаганнар да сөйкемле күренә. Кечкенәдән үк кызларыбызга шуны аңлатырга иде.

Мөнәвәрә Садыйкова, хезмәт ветераны, Казан.

фото - pixabay.com 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading