16+

“Матурлык конкурслары түләүсез, күпләр моны белми”

Казан кызы Ралина Арабова Сөембикә образын бөтен дөньяга танытты. Башкала чибәре “Җиһан гүзәле-2021” бәйгесендә Россия данын яклады.

“Матурлык конкурслары түләүсез, күпләр моны белми”

Казан кызы Ралина Арабова Сөембикә образын бөтен дөньяга танытты. Башкала чибәре “Җиһан гүзәле-2021” бәйгесендә Россия данын яклады.

Конкурс 12 декабрь көнне Израильдә үткәрелде. Дөньяның 80 иленнән җыелган чибәр туташлар арасына эләгү үзе үк нинди зур дәрәҗә! 70 ел үткәрелә торган бәйгедә тәүге тапкыр Татарстан кызының катнашуы да безнең өчен горурлык!

Ралина бу бәйгегә болай гына барып эләкмәгән. 2019 елда ул “Россия гүзәле” конкурсында икенче урын яулаган иде. 2020 дә пандемия булу сәбәпле, Дөнья күләмендә матурлык бәйгесе оештырылмады. Пандемиянең файда китергән очрагының берседер бу.

Ралина чибәр булуы өстенә, талантлы да әле! Ул бала чакта флейтада уйнарга өйрәнгән, профессиональ рәвештә йөзү белән шөгыльләнгән.

Ралинаның әнисе татар, әтисе әзербайҗан. Шуңа да Кавказ якларында матбугат чаралары “Җиһан гүзәле” бәйгесендә Россияне үзләренең ватандашлары тәкъдим итәчәк дип язган.

Быелгы бәйгедә Ралина финалга узмады. Бриллиант ташлар белән бизәлгән таҗны Һиндстан гүзәле Харнааз Сандхуга кияргә насыйп булган. Ничек кенә булмасын, Ралина Арабова өчен бу бик зур тәҗрибә!

- Ралина катнашкан матурлык бәйгеләренә без акчаны минималь күләмдә тоттык. Чөнки барлык чыгымнарны да оештыручылар үз өсләренә ала иде. “Мисс Энерго” конкурсында гына иҗади номерга костюм кирәк булды. Аны арендага алып тордык. “Татарстан гүзәле” оештыручылары да бәйгене түләүсез үткәрә. “Россия гүзәле”ндә дә катнашыр өчен акча кирәкми. Оештыру комитеты барлык чыгымнарны да үзе каплады. Моңа конкурста катнашучыларның яшәү, ашау өчен түләүләре керә. Кирәкле барлык киемнәрне үзләре табып бирә. Анда алып барыла торган милли киемнәр белән “Татарстан гүзәле” дирекциясе ярдәм итә, - ди Ралинаның әнисе Рания ханым.

Ралина кечкенә вакытта матурлык конкурсларында катнашканда, аның барлык күлмәкләрен дә әнисе үзе уйлап таба торган булган. Музыка мәктәбендә белем алып, конкурсларда еш катнашкан кеше буларак, Ралинага сәхнәгә чыгу да кыенлык тудырмаган.

- “Җиһан гүзәле”ндә катнашачагын белгәннән соң, Ралина бик нык сөенде. Бу аның хыялы иде. Бәйгегә әзерлек бик кызу барды. “Россия гүзәле” дирекциясе ярдәме белән без барысына да өлгердек — фотосессиягә дә дә, видео визитка ясарга да, милли костюм сайларга да. Монда да безгә “Татарстан гүзәле” дирекциясе ярдәмгә килде. Ралина бәйгегә китер алдыннан Израильнең Мәскәүдәге илчелеге аны кабул итеп, хәер-фатыйхасын бирде. Бу бик мөһим һәм җылы чара булды, - ди Рания ханым.
ТОП-16 арасына керә алмавын белгәч, Ралина бик нык борчылган. Чөнки аның тарафыннан җиңәр өчен бар да 100 процентка эшләнелгән иде, дигән фикердә әни кеше.

“Әмма анда алынган тәҗрибә бәхәсез һәм бу аның күңелендә мәңгегә сакланып калачак”, - ди гүзәл кызның әнисе.

Якын киләчәккә планнарына килгәндә, Ралина ике югары уку йортында белем ала. Казандагы уку йортында аңа кышкы сессиягә һәм диплом эшенә әзерләнергә кирәк. Мәскәүдәге уку йортында да сессия килеп җиткән. Шуңа да Ралина Израильдән кайтуга укуга чумачак.

- Безнең Татарстанда үз вәкилләренә ярдәм итү сүлпәнрәк. Мәгълүмат чараларында яктырту аз. Күпләр мондый бәйгеләр булуы хакында хәтта белми дә. Андый конкурсларда катнашу бушлай һәм бар да үтәкүренмәле. Һәрвакыт тырышырга, үз көчеңә ышанырга гына кирәк. Шул чагында иң кыю хыяллар да чынга ашачак, - ди Рания Арабова.

Фото: Ралина Арабованың Инстаграм сәхифәсеннән алынды. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading