Аллаһы Тәгалә иң беренче кешене – атабыз Адәмне бар иткән һәм җәннәткә урнаштырган. Аннары, кешегә куаныч итеп, ир-атның үзеннән хатын-кыз Хаваны барлыкка китергән. Коръәндә дә: «Алар аша тынычлык табу өчен, Ул сезнең үзегездән хатыннар яратты һәм арагызда мәхәббәт вә мәрхәмәтлелек булдырды», – диелә.
Адәм галәйһиссәлам белән анабыз Хава дөньяга ни өчен яратылган, алар ничек көн күргән һәм җирдә күпме гомер иткәннәр? Болар хакында безгә «Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН сөйли.
– Аллаһ Адәмне балчыктан барлыкка китерде. Бер караганда, балчык ул безнең аяк астында, аны таптап йөрибез, төкерәбез дә, хаҗәтебезне дә үтибез. Икенче яктан, бөтен әйбер дә балчыкта үсә, тормыш шуннан чыга. Җирдә бер нәрсә дә үсмәсә, тереклек булмас иде. Балчыктан яратылуның бөтен хикмәте дә шунда: Адәм – бөтен кешеләрнең дә атасы, җирдә тормыш коручы. Шул ук вакытта, тәкәбберләнмәсен өчен, адәм баласы үзенең нинди материалдан барлыкка килүен аңлап яшәргә тиеш.
– Аллаһы Тәгалә ул балчыкны кайдан алган соң?
– Балчыкны Ул Җәбраил галәйһиссәламгә алып килергә куша. Аңарчы ул аңа: «Мин Адәмне бар итәчәкмен, кешеләрнең бер ише – тәмугка, бер ише җәннәткә керәчәк», – ди. Җәбраил җир янына килә дә, җир аңа, мине ала күрмә, бер генә өлешемнең дә тәмугка керүен теләмим, ди. Аны жәлләп, Аллаһ янына ул буш кул белән кайта. Аннары Раббыбыз, балчык алырга дип, Микаил фәрештәне җибәрә. Ул да, жәлләп, балчыксыз кайта. Соңыннан Аллаһ Газраил фәрештәгә боера. Газраил балчыкка, мин Аллаһы Тәгаләнең әмерен үти алмыйча булдыра алмыйм, ди һәм аны алып кайта. Шуннан соң Аллаһ Газраил фәрештәгә кешеләрнең җанын алу вазифасын бирә. Балчыкка су кушып, Адәмнең тәнен әвәлиләр. Балчык берничә төрле җирдән алынган була. Ташлы, йомшак, кара, сары, кызыл балчык та була анда. Шуңа күрә кешеләрнең холкы да, тышкы кыяфәтләре дә төрле. Аллаһ Адәмнең тәнен җәннәт каршына куя. Фәрештәләр, җеннәр аны күзәтә башлый. Яңа затны күргәч, Иблис аңардан көнләшә. Бу миннән бөегрәк зат булырга тиеш түгел, ди һәм шунда ук аның күңелендә Адәм галәйһиссәламгә зыян китерү уе туа.
Фәрештәләр исә, гаҗәпләнеп: «Нишләп Син җир йөзенә кан коючы бәндәне яратасың», – диләр. Алар Адәм турында кан коючы, җинаятьче дигән фикердә торалар. Кайбер галимнәр фикеренчә, Адәм галәйһиссәламгә кадәр үк җирдә ниндидер затлар яшәгән. Кемдер, аларны җеннәр булганнар, ди. Ул җеннәр төрле бозыклыклар кылып, үзара сугыша башлагач, Аллаһ, фәрештәләрне җибәреп, аларны юкка чыгара. Бер җен баласын жәлләп, фәрештәләр аны күккә алып менә. Безгә әлеге җен баласы Иблис буларак билгеле, аның исеме ул вакытта Газазил иде. Бала вакытында ул бик мөлаем, чибәр, тәртипле булган. Фәрештәләр аны тәрбияли, белем бирәләр. Иблис намазлар укый, сәҗдә кыла, җәннәттә яши. Фәрештәләрнең: «Син җирдә бозыклыклар кылып, кан коючы затны куярсыңмы?» – дигән соравына Аллаһ: «Мин сез белмәгәнне беләм», – ди. Аллаһ Адәмгә җан керткәч, аңа бик күп гыйлем бирә. Шуның белән Ул кешегә зур ышаныч баглый. Кешеләрдән аермалы буларак, фәрештәләрнең ихтыяры, сайлау мөмкинчелекләре юк, алар – Аллаһка буйсынган затлар. Җинаять тә, гөнаһ та кыла алмыйлар. Ә кешегә сайлау мөмкинчелеге бирелгән. Начар юлны калдырып, яхшы юлны сайлаган очракта, кеше фәрештәләрдән дә өстен була. Шуңа да Аллаһ фәрештәләргә һәм җеннәргә, хөрмәт йөзеннән, Адәмгә сәҗдә кылырга куша. Фәрештәләр сәҗдә кыла, ә Иблис баш тарта. «Ул – балчыктан, мин уттан яратылган, ут балчыкка караганда әйбәтрәк», – ди. Шуннан Аллаһ шайтанны ләгънәт кыла. Ә Адәмнең яшәү урыны итеп җәннәтне билгели. Монда да төрле фикерләр бар. Кайберәүләр аны, кеше үлгәннән соң эләгә торган җәннәт, ди. Кемдер, җир йөзендә яшәр өчен бик тә рәхәт булган урын булган, ди. Мин үзем дә аны җирдәге җәннәт дип уйлыйм. Бердән, үлгәннән соң эләгә торган җәннәт ул мәңгелек, анда кереп-чыгып йөреп булмый. Адәм бит җәннәттән чыгарыла. Икенчедән, җәннәттә тыелган әйбер юк. Ә Адәмгә исә бер агачның җимешен ашамаска кушыла. Димәк, ул җир өстендәге бакча-җәннәт булган.
– Адәм хатынны Аллаһның үзеннән сорыймы, әллә парлап яшәячәге башта ук билгеле буламы?
– Аллаһ: «Без сезне парлап яраттык», – ди. Димәк, башта ук парлы булырга тиешлеге билгеле була. Адәм галәйһиссәлам җәннәттә яши, ризыгы бар, рәхәт, әмма барыбер күңеленә нәрсәдер җитми. Аллаһ йоклаган вакытта аңа үзенең астагы сул як кабыргасыннан хатын барлыкка китерә. Күзләрен ачып җибәргәндә, янында утырган хатын-кызны күрә дә, син кем, дип сорый. Мин синең хатының Хава, ди. Син нәрсә өчен кирәк дип сорагач, син миндә тынычлык тапсын, күңелең тынычлансын өчен, ди. Бу – ир белән хатын-кызның мөнәсәбәтен күрсәтә торган сүзләр. Галимнәр, анабыз Хава бик чибәр булган, әгәр дә матурлыкны 100 өлешкә бүлсәң, аның 98 өлеше Хавада булган, диләр. Бер өлеше – Йосыф галәйһиссәламдә, калган бер өлеше, бүленеп, җир йөзендәге бөтен кешегә таратыла. Әлбәттә, Адәм аңа шунда ук гашыйк була. Алар бергә җәннәттә яши башлый.
– Кайберәүләр Хаваны Адәмне тыелган җимешне ашап, гөнаһ кылырга үгетләүдә гаепли, җәннәттән чыгарылуларын аңардан күрә, сез моның белән килешәсезме?
– Аларга җәннәттә бөтен нәрсә рөхсәт ителә, бары тик билгеле бер агачка якынлашу гына тыела. Әмма Иблис аларны шул агачның җимешен ашарга котырта. Дөрес әйтәсез, күп кеше монда Хаваны гаепли. Кайбер китапларда, Иблис башта аны котырткан, диелә. Коръәндә исә Аллаһы Тәгалә, Иблис аларның икесен дә котырткан, ди. Ул җаваплылыкны хатын-кыз өстенә йөкләми. Хава Адәмгә әйткән булса да, бу Адәмнең өстеннән җаваплылыкны төшерми. Гаеп берничек тә хатын-кызда гына була алмый. Ул Иблискә ышанмый, әлбәттә, әмма тегесе Алла исеме белән ант итә. Тыелган агачның җимешләрен ашасаң, җәннәттә мәңге каласың, ди. Бу – җир йөзендә беренче тапкыр Алла белән ант итеп алдалау була. Адәм белән Хава, җимешләрне ашап, Аллаһ ачуына тап булалар һәм хаталары өчен җәннәттән чыгарылалар.
Алар икесе ике җиргә төшерелә. Адәм – хәзерге Һиндстан җирендә, Хава Согуд Гарәбстанындагы Җиддада яши башлый. Алар 40 еллап берни ашамый яшиләр. Җәбраил галәйһиссәлам җәннәттән орлыклар алып килеп, аларны игәргә өйрәтә. Бодай утырталар һәм ул шунда ук үсеп чыга. Адәм үзенә ипи пешереп ашый. Шулай итеп хезмәткә өйрәнә. Хавага исә йон алып бара һәм аңардан кием тегәргә өйрәтә. Адәм Аллаһтан гафу сорый, Ул гафу иткәч, хатыны белән Мәккәдә Гарәфә тавында күрешәләр. Гарәфә – күрешү дип тәрҗемә ителә. Адәм хәзерге Кәгъбәтулла урынында йорт салган. Аларның балалары туа. Хава игезәк балалар таба. Беренче туган улы икенче карыннан туган кызга өйләнә. Малайлар үсәләр, өйләнешәләр һәм шулай кешелек үсә, тарала башлый.
– Адәм галәйһиссәлам буйга бик озын булган һәм бик озак яшәгән, диләр...
– Аның буе 70 терсәк булган, ягъни 35 метр. Риваятьләрдән күренгәнчә, ул 930-1000 ел яши. Элек кешеләр 600, 700, 1000 ел яшәгән. Акрынлап кеше гомерләре дә, буйлары да кыскара барган. Адәм яшәгән чорда җир йөзе бик бай булган, диләр. Ашарга да ризык күп булган. Кеше зуррак булган саен, ашарга да күп кирәк. Кеше кечкенәрәк булган саен, азрак ашала, йорт салырга да материаллар күп кирәкми. Буебызның кечкенә булуында шундый хикмәт бар. Мөхәммәд Пәйгамбәр өммәте – дөньяда иң кечкенәләре. Белүегезчә, иң беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам, иң соңгы пәйгамбәр – Мөхәммәд галәйһиссәлам. Мөхәммәд – ахырзаман пәйгамбәре, аннан соң дөньяга һичнинди пәйгамбәр килмәячәк. Аның дине, ягъни ислам дине кыямәт көненә кадәр һич үзгәрмәячәк.
Комментарийлар