16+

Матюшинода чаңгы базасы төзелә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан быелның 21 июлендә кабул ителгән законы нигезендә, Лаеш муниципаль районының Матюшино авыл җирлегендәге 129,4 гектар җир Казан шәһәренә кушылды.

Матюшинода чаңгы базасы төзелә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан быелның 21 июлендә кабул ителгән законы нигезендә, Лаеш муниципаль районының Матюшино авыл җирлегендәге 129,4 гектар җир Казан шәһәренә кушылды.

Әлеге яңа җирдә чаңгы-биатлон комплексы төзелә.
 Бу яңалыкны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шәһәр Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Анастасия Латыйпова белән физкультура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте.

— Матюшинода алдан җыелышлар үткәрелде, халык ризалык белдерде. Биредә чаңгы базасы була, башка төзелешләр каралмаган. Төзелешләр башкару иң элек Казанның Генераль планында күрсәтелергә тиеш. Матюшино җирлегенең Казанга кушылуы турындагы закон быелның 16 ноябреннән соң гына гамәлгә керә, - диде Анастасия Латыйпова. 
— Чаңгы базасы төзелеш инде башланды. Беренче этап быел, ә киләсе елда икенче һәм өченче этаплар тапшырыла. Трасса боҗрасы 5 километрны тәшкил итә, яктырткычлар урнаштырыла. Казандагы элек төзелгән 7 чаңгы трассасы да яктырткычлар белән тәэмин ителгән, - дип дәвам итте таныштыруны Альберт Салихов. 

Матюшинодагы чаңгы-биатлон базасы халыкара дәрәҗәдә булачак. Анда киләчәктә республика, федераль спорт бәйгеләре оештыру ниятләнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading