16+

Балалар лагерьларына юллама алсаң, 50 процент акча үзеңә кайта!

Татарстан яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков хәбәр итүенчә, 2022 елның җәйге сезонында Татарстанның балалар лагерьларында кешбэк системасы киңәйтелгән. Юллама бәясенең 50 процентын стационар лагерьлар өчен генә түгел, палаталы лагерьлар өчен дә алырга мөмкин булачак.

Балалар лагерьларына юллама алсаң, 50 процент акча үзеңә кайта!

Татарстан яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков хәбәр итүенчә, 2022 елның җәйге сезонында Татарстанның балалар лагерьларында кешбэк системасы киңәйтелгән. Юллама бәясенең 50 процентын стационар лагерьлар өчен генә түгел, палаталы лагерьлар өчен дә алырга мөмкин булачак.

Садыйков сүзләренә караганда, быел вакытлыча чикләр дә киңәйтелгән, әлеге программа 31 марттан эшли башлады. 
"31 марттан ук инде юлламалар актив сатыла. Әйтик, ата-аналар тарафыннан бүген 5900дән артык юллама сатып алынган һәм аларга кешбэк алынган. Әгәр узган елда кешбэк программасы тест режимында эшләгән булса, быел әти-әниләр аны гына көткән диярсең. Шулай итеп әлеге программа үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген күрсәтте. Путевкалар берничә сәгать эчендә сатып бетелә», - дип сөйләде Ринат Садыйков.

Спикер әйтүенчә, әгәр юллама 16 мең сум тора икән, әти-әни биш көн эчендә мөрәҗәгать итә икән, аның 8 мең сумы кире кайтарыла. «Хәзерге вазгыять шартларында бу аеруча мөһим һәм актуаль. Әлеге программа турында әти-әниләрдән без бик күп уңай бәяләмәләр алабыз, - диде Ринат Садыйков.
Программа Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасында инициативаланган иде. «Балалар кешбэгы»н гамәлгә ашыру «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектының иң мөһим юнәлешләреннән берсе булган максатларына ирешергә - ил эчендә сәяхәтләрнең үтемлелеген арттырырга ярдәм итә. "Балалар кешбэгы" программасы быел 30 марттан старт алды.
Татарстаннан 5 меңнән артык бала Кара диңгез яр буйларына - Кырым Республикасына һәм Краснодардагы җәйге лагерьларга ял итәргә китәчәк. 

Республиканың савыктыру лагерьларында 182 мең бала ял итәчәк. «Ел дәвамында шундый лагерьларда 218,6 мең бала савыгу ала, җәй айларына 182 мең бала үзенең сәламәтлеген ныгыта», - диде спикер.
Садыйков әйтүенчә, кайбер лагерьлар үз эшен 1 майдан башлап җибәрәчәк инде. Кайбер сәламәтләндерү лагерьлары үз эшен 1 майдан башлаячак, һәм алар 30 сентябрьгә кадәр 
эшләячәк.  Шәхси һәм муниципаль лагерьларның җиде көнлек һәм 18 көнлек сменаларны 1 майдан башлап җибәрү мисаллары бар. Бу җәйге чорда балаларның санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.
Бүген Татарстанда дүрт туроператор һәм кэшбек системасында мөстәкыйль рәвештә теркәлгән, үзләре үк юлламаларны сатучы 18 балаларны савыктыру лагере эшли. 

Садыйков юлламаны сатып алу һәм 50% кэшбек белән әти-әниләргә "Мир" картасын булдырырга кирәклеген искәртте. Бер балага лагерьга бару саны чикләнми, сменаларның теләсә кайсына барырга була. Берничә балалы гаиләләр өчен һәр путевка бәясенең 50%ына кадәр сумманы кире кайтарырга була. Шул ук вакытта, барлык юлламаларны да «Мир» картасы белән түләргә мөмкин булачак - транзакцияләр санына чикләүләр юк. Балаларның яше әһәмиятле түгел, кешбэк теләсә кайсы яшьтәге бала юлламасыннан исәпләнә башлаячак.

Кешбэклы балалар лагерына турпутевкалар алу өчен түбәндәге гамәлләрне башкару мөһим:
1) «мирпутешествий.рф» порталына керергә.
2) тиешле сылтама буенча күчеп, шәхси "Мир" картасын теркәргә яисә теркәлүен тикшерергә.
3) «мирпутешествий.рф» порталында балалар лагерена юллама сайларга.
4) сайлап алынган путевка өчен түләү формасына күчәргә, аны лояльлек программасында теркәлгән «Мир» картасыннан түләргә. Кешбэк алу өчен юлламаның бөтен бәясен берьюлы түләргә кирәк.
5) программа буенча Кешбэк картага автомат рәвештә 5 көн дәвамында күчереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading