16+

Май уртасына кыш әйләнеп кайтачак

Бездә кар майда да, июньдә дә була. Әмма ул төнге яки иртән кыраулар вакытында була. Бу юлы көн уртасында һәм сигез градус җылыда!

Май уртасына кыш әйләнеп кайтачак

Бездә кар майда да, июньдә дә була. Әмма ул төнге яки иртән кыраулар вакытында була. Бу юлы көн уртасында һәм сигез градус җылыда!

Чаллыда яшәүче табиб-инфекционист, бакчачы һәм халык синоптигы Юлий Бунов күп еллар инде табигатьне күзәтеп, аерым дәфтәренә теркәп бара. Халык сынамышларын да өйрәнә, дип яза Kazanfirst.

"28 апрельдә табигатьтә феноменаль күренешкә тап булдым. Мондый хәлнең бары бер тапкыр, 1990 елда Румыниядә генә күргән идем. Һава торышы 8 градус җылы булганда буран күзәтелде һәм кар яуды. Бездә кар майда да, июньдә дә була. Әмма ул төнге яки иртән кыраулар вакытында була. Бу юлы көн уртасында һәм сигез градус җылыда!" дигән ул.

Аныңча, 13 майда Чаллыда һәм аның тирәләрендәге урыннарда берничә көнгә кыш кайта. Кар явачак, температура вакыт-вакыт минуска кадәр төшәчәк. Халык синоптигы җәйне салкын һәм яңгырлы була дип фаразлый. Һичьюгы июльгә кадәр, ди Юлий Бунов.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading