16+

Акчаны тупларга өйрәтмәделәр, яки ничек мая тупларга?

1 март көнне банкларның берсендә кертем ачтым. 4тән бераз гына артыграк % белән. Бераз мая туплыйм әле, янәсе. Өметләр зурдан...

Акчаны тупларга өйрәтмәделәр, яки ничек мая тупларга?

1 март көнне банкларның берсендә кертем ачтым. 4тән бераз гына артыграк % белән. Бераз мая туплыйм әле, янәсе. Өметләр зурдан...

Әнә, кемдер зур процентлы пирамидаларга салып, акча эшләп кала, кемдер инвестицияләргә тота, кемдер башка төрле пассив керемгә ия. Менә мин дә салып куйдым да, моннан соң хезмәт хакымның 10 процентын шунда кертеп, финанс мендәре булдырырга уйладым әле. Аннан кызганып та куйдым. Бәлки ул акчаны кредит капларга гына тотасыдыр?

Кызганыч, финанс белемебез юк шул безнең. Бала чактан өйрәтмәделәр. Үзебез дә өйрәтмибез. Акчаны ничек, кая саласы, процентлар, капитализация, кертем, инвестиция кебек төшенчәләр белән таныш булса, белеп үссә, олы тормыш юлына аяк басканда күпкә җиңелрәк булыр иде Адәм баласына. Гади арифметика, югыйсә. Әйтик, 14 яше җиткәч, балага кертем (вклад) ачтык, ди. Аз да түгел, күп тә түгел, 2000 сум булсын, ди. Ай саен шул ике меңне салып барсаң, елына 24000 сум килеп чыгачак. Ун ел дәвамында шулай салынса, 240000 булачак. Процентлы вклад булса, тагын да күбрәк. Күз алдына китердегезме: балаң үсеп җитә, ә аның исәбендә инде 300 мең сумлап акча була! Әйбәт түгелмени?!

Кызганыч, акчаны тотарга да өйрәтмәделәр. Бизнес-гуру вәкилләре әнә бер мисалны китерергә ярата: алар кофега да акчаларын сарыф итмиләр (гәрчә үзләренең инстаграм иртәләре “утро начинается с кофе” дигән язма белән башлана). Латте дигәнен эчәргә яратам мин. Ягулык салу станцияләрендә, сәүдә рәтләрендә шуны алмыйча түз алмыйм. Уртача 100 сум тора. Елның һәр көнендә булмасын, 200 көндә эчсәм дә, 20000 сум килеп чыга. Ул 20 меңне дә кредитка каплауга тотарга мөмкин, югыйсә...

Менә шундый саннар. Хәзер инде хезмәт хакының 10 процентын шул мая туплауга тотмакчы булам. Бер ун елдан зур саннар килеп чыгарга тиеш. Анысын нишләтермен икән?
Белмибез шул, белмибез. Өйрәнергә кирәк әле...
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X